Балык Бистәсе балалары нинди китап укый?
Район балалар үзәк китапханәсеннән укучылар өзелеп тормый. Каникул чорымы, уку вакытымы, ел әйләнәсендә алар китап-журналлар алырга килә. Бүгенге көндә китапханәнең күпме укучысы бар, нинди китапларны күбрәк укыла, нинди кызыксындыру чаралары оештырыла һәм башка шундый сораулар белән китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Любовь Вотяковага мөрәҗәгать иттек.
-Бүгенге көндә балалар үзәк китапханәсенең 2206 укучысы бар. Алар - башлангыч, урта, өлкән сыйныфлар һәм балалар әдәбиятын яратучылар. Китапханәдә 3Д мультфильмы карау мөмкинлеге бар. Моннан тыш алар кроссворд, сканворд, ребус чишеп, электрон мультимедиалы викториналарда катнашып белемнәрен сыный алалар. Шулай ук виртуаль китап күргәзмәсе белән танышып, ошаган китапны өйгә алып укырга була.
Укучылар күбесенчә нәфис әдәбиятны ярата. Балалар детективы, маҗаралар, фантастик, сугыш турындагыларын аеруча кызыксынып укыйлар. Кемдер танып-белү, экология, туган якны өйрәнү, тарихи китапларны да үз итә. Шулай ук мәктәп программасы буенча да китап алучылар бар. Башлангыч сыйныфларга кошлар, хайваннар турында китаплар һәм төрле әкиятләр ошый. Балалар журналларын да укыйлар. “Дусларыңа укырга тәкъдим итәм”, “Кызыклы китап белән җәйге маҗаралар” исемле чаралар үткәреп укучыны белән аралашабыз, китапханәгә кызыксыну уятабыз.
Сабыйлар өчен залда уен почмагы. бар. Анда балалар өстәл уеннары уйный, рәсем ясый ала. Шулай ук интернет челтәре аша балалар өчен кызыклы сайтларны карап, күп яңа һәм кызыклы мәълүмат табарга мөмкинлек бар. Китапханәбезгә укучыларыбызны көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа