Балык Бистәсе авылларында урамнар төзек
Халыктан җыелган үзара салым акчасын авыл җирлекләре юлларны төзекләндерү, чишмәләрне барлау, баганадагы ут яктырткычларны яңарту һәм башка кирәк-яракларга тота.
Олы Әшнәк авыл җирлегендә дә бу уңайдан күләмле эшләр башкарылган. Дәүләттән алынган миллион ярым сумлык грантка үзара салым акчасын да кушып, Кече һәм Олы Әшнәк авыллары урамнарын вак таш (щебень) һәм вакланган асфальт ташып тигезләгәннәр. 1250 тонна вакланган асфальт 4300 метрга җитсә, 960 тонна вак таш 2203 метрга җәелгән. Әнә шулай авыл халкы көзге-язгы чордагы юлсызлыктан арынган.
фотоggroupone.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа