Балык Бистәсе авылларына кунакка кайтучыларның кире шәhәргә китәселәре килми
Җәмгыять

Балык Бистәсе авылларына кунакка кайтучыларның кире шәhәргә китәселәре килми

Быел җәйге ялга, туган авылыма кайту тагын да күңеллерәк, рәхәтрәк, уңайлырак булды. Ник дисезме?!

Чөнки, авылыбызның үзәк урамыннан кала, асфальт юл башка урамнарда юк иде. Ә быел нинди зур куаныч, башка урамнарга да бәхет елмайды, шул рәттән Яшьләр урамына да. Чыннан да, әле республикабызның күп авылларында бу рәхәт тормыш турында хыялланып кына яшиләрдер. Ә бездә һәр йортта газ, су кергән, хәзер инде юл да бар. Бу эшләрне башлап йөрүче  авыл жирлеге башлыгы Харис абый Гатиятовның тырышлыгы белән урам юлларына каты  катлам түшәү җирлеккә караган икенче авыл – Ямашта да башкарыла.

Авылым, урамыбыз халкына шул юлларның рәхәтен, игелеген күрергә язсын. Ә Харис абый Хафиз улына исәнлек-саулык теләп калам. Башлаган эшләре дә уңышлы һәм дәвамлы булсын.

 

Ләйлә Мостафина.

фотоchagnavstretchy.mirtesen.ru


Нет комментариев