Балык Бистәсе 2нче мәктәбе һәрчак үсештә
Җәмгыять

Балык Бистәсе 2нче мәктәбе һәрчак үсештә

Быел районыбызның 20 мәктәбендә 2114 бала белем алачак. Аларның 176 беренче сыйныфка укырга килүчеләр.

Сизелми дә үтте җәй. Әмма каникуллар никадәр генә күңелле узмасын, беренче сентябрь –Белем көне көтеп алына. Укучылар әти-әниләре белән яңа форма, китап-дәфтәрләрне барлый, мәктәпләрдә сыйныф бүлмәләре төзекләндерелә, яңа укытучылар килә... Шуңа күрә берәүне дә битараф калдырмый торган көн ул беренче сентябрь!

Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе дә быел яңарыш кичереп, үз матурлыгы белән ишекләрен ачты. Биредә 477 укучы белем ала. 34 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән. Элек-электән район маягы саналган Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе коллективын Белем көне белән котларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, район башлыгы Илдар Таҗетдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков килде.

Бәйрәм тантанасын ачып җибәргән мәктәп директоры Мөнирә Талалаева узган уку елындагы үсешләрен әйтеп узды. Ә уңышлар җитәрлек биредә, алай гына да түгел, башкаларга үрнәк булырлык, коллективны биеклектә тотарлык саннар бар. Әнә 2020-2021 уку елындагы чыгарылышта 3 укучы "Укудагы аеруча уңышлары өчен" медаленә лаек булган. Һәм чыгарылыш укучыларының барысы да диярлек югары уку йортларына кабул ителгәннәр.

Сәнгатьне, спортны үз иткән мәктәп һәрчак уңышлар белән балкый. Әлфинур Шәвәлиева җитәкчелегендәге “Камские звездочки” хореографик коллективы “Созвездие-Йолдызлык” республика конкурсында янәдән җиңү яулаган. Рөстәм Гобәйдуллин җитәкләгән “Яшьармияче” хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең дә алдынгылыкта тоткан урыны бар. Алар районкүләмендә уздырылган патриотик чараларның үзәгендә булалар, республика хәрби-спорт бәйгеләрендә актив катнашалар. Кыскасы, мәктәпнең ирешкән уңышларын саный китсәң шактый юллар язарга кирәк булыр иде. Шуңа күрә агымдагы уку елы да куанычлы хәбәрләргә бай булсын дигән теләктә калыйк.

Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Илдар Таҗетдинов, министр Эльмира Зарипованың да сүзләре үтемле, тәэсирле булды. Алар бүгенге көндә цифрлы технологияләр, тормышның барлык өлкәләрендәге инновацияләр өзлексез өйрәнүне һәм һөнәри күнекмәләрне даими камилләштерүне таләп итүен ассызыклап үттеләр, коллективка уңышлар теләделәр. Эльмира Зарипова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын җиткерде, изге теләкләрен ирештерде.


Нет комментариев