Район мәдәният йортында 26 нчы март көнне Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында әзерләнгән “Хәтер бизәге” III нче районкүләм татар фольклоры фестивале узды.
Фестиваль “Бистә егетләре” вокаль ансамбле башкаруында “Картуф” җыры белән башланып китте. Ансамбльнең җитәкчесе Лилия Иногамова. Егетләр җырлаганда “Рапсодия” бию төркеме хореограф Иван Маслов әзерләгән татар кызлары биюен башкарды. Бик матур тандем килеп чыкты.
Татар халык көе “Тәфтиләү” яңгырый. Алып баручылар бәйрәм кунакларын, залдагы тамашачыны халкыбызның үлмәс җырлары аша ана телен, татар телебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу, иҗади мирасны яшь буынга тапшыру, милләтара татулыкны үстерү максатыннан оештырылган “Хәтер бизәге” татар фольклоры фестивале башлану белән тәбриклиләр.
Татар халкының фольклорын үз эченә алган бай рухлы, кешеләрне якты киләчәккә рухландыручы әкиятләр, җырлар, тирән мәгънәгә ия әйтемнәр, тапкыр һәм үткер мәкальләр, үзенчәлекле табышмаклар, риваять, дастаннар яшь буынны тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора. Фольклор халыкның тормышын, карашын, идеалларын чагылдыра.
Балык Бистәсе районы җитәкчелеге исеменнән Балык-Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина сүз алды:
– Бүгенге көндә фольклорыбызның, гореф-гадәт, йолаларыбызның миллилеген югалтмыйча киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерә алсак иде. Без, балалар сезгә, ә сез үз чиратыгызда сездән соң киләчәк буынга тапшырсагыз иде. Әлеге фестивальнең чишмә башында Татарстан Республикасының аткаганган мәдәният хезмәткәре Фирдания Габделхак кызы Бәдертдинова тора. Өч ел элек ул башлап җибәрде бу фестивальне. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бүгенге чараны да ул әзерләде. Чыгыш ясаучы һәркемгә уңышлар телим, – диде ул.
Татар халкының борынгы заманнарда ук булган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып калган үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар. Алар хәзер дә кулланылышта. Гореф-гадәтләр кешене тормыш тәртипләренә өйрәтә һәм аның тәлапләренә күнегергә ярдәм итә. Андый бәйрәмнәрне олысы-кечесе бергәләп уздыра.
Традицион татар гаиләләрендә кызларны кечкенәдән хуҗалык алып барырга, милли ризыклар әзерләргә, никах мәҗлесләренә әзерләнергә өйрәтәләр. Бу әлбәттә кыз балага ата-ананың олуг тәрбиясе. Шундый йолаларның берсе ”Килен токмачы”. Аны Яңа Арыш авылы мәдәният йортында Фәнзилә Имамиева җитәкчелеендә эшләп килүче “Мирас” фольклор ансамбле тәкъдим итте.
“Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының тарихын белеп булмый”, дип язган күренекле рус язучысы Максим Горький. Халык иҗаты халыкның үткән тормышын аңларга, хәзерге тормышыбызның матурлыгын танып белергә өйрәтә. Шундый чыгышларның берсе әтиле-уллы Венер һәм Риаз Мөбәрәкшиннарның курайда “Татар халык көйләренә тезмә” башкаруы булды.
Элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез кышкы озын кичләрдә кул эшләрен алып бер-берсенә кич утырырга йөргәннәр. Җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, шәлләр, оекбаш-бияләй бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар белән күңел ачканнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Кызыл Йолдыз лесхозы клубында Лариса Кибякова җитәкчелегендә эшләүче «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбленең “Орчык өмәсе”ндәге чыгышы, җырлый-җырлый “Чәбәк-чәбәк” биюен башкарулары шуның бер мисалы булды.
Бәтке авылыннан 11 яшьлек Әмир Шакировның тальянда “Татар көйләренә тезмә” уйнавы үзе фестивальнең бер матур бизәге иде. Әмирнең әле ныгып та җитмәгән бармаклары гармун телләре буйлап йөгерде генә. Аның чыгышын әзерләүдә остазы Сәгыйт Гарифҗанов күп көч куйган.
Элек-электән кызлар кич утырып калфак – түбәтәйләр чиккәннәр. Алсу Әлмиева җитәкчелегендәге Олы Елга авылы мәдәният йортында эшләүче “Асылъяр” балалар үрнәк фольклор коллективы борынгыдан килгән бу матур гадәтне “Түбәтәй чигү” күренешендә фольклор үрнәге итеп күрсәтте.
Татар фольклорында мөнәҗәт-бәетләр зур кыйммәткә ия. Мөнәҗәтләрдәге искиткеч моңлы көйләр беркемне дә битараф калдырмый, уйларга мәҗбүр итәләр, йөрәкләребезне халыкыбызның бүгенгене бай мирасы белән бәйлиләр. Бәетләрдә гадәттә кайгылы вакыйгалар ята. Бәгырьдән саркып чыккан моң-зарны аңларга, гасырлар тарихын белергә, тормыштан сабак алырга, уй-фикерне, күңелне сафландырырга ярдәм итә алар. Венер Фәттахның “Бер күзле ана бәете”н Кече Укмас авылыннан Резидә Сабирова укыды.
Халкыбызның бер генә бәйрәме, йоласы да гармунсыз, җыр-моңсыз узмаган. Бәтке авылыннан килгән Рафаил Әхмәдиевнең баянда “Халык көйләренә тезмә” уйнавы шушы йоланы яңартты.
Җырларның туу тарихы ерак үткәнгә барып тоташа. Күп гасырлар элек үк җырлаганнар, шул ук җыр ритмына башкарыла торган биюләрне дә белгәннәр. Күкидән “Татар биюе” белән чыгыш ясаган Динә Бәдретдинованы сокланып тамаша кылдык. Бию буенча аның белән Лилия Ризаева шөгыльләнә.
Җыр ул – ике сәнгать чишмәсе: шигърият һәм моң кушылудан туа. Татар халык җырлары үзләренең моңлы, эчләлекле булулары белән аерылып торалар. Күңел хәзинәсе булган халык җырлары бәйрәмнең үзәген тәшкил итте. Район мәдәният йорты хорместры Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге «Өмет» халык фольклор ансамбле “Мәк чәчәге”, Рузилә Фәрзекаева җитәкчелегендәге Балык Бистәсе «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы кызлар ансамбле “Зәңгәр чиләк” җырлары белән катнашылар. Баянда аларга Венер Мөбәрәкшин белән Марсель Җәләлов уйнады. Күки авылыннан Лилия Ризаева “Кердем карурманнарга” татар халык җырын башкарды.
Авылларда бик күп эшләрне өмәләр белән башкарганнар. Шуларның берсе “Өй юу күренеше”н Уракчы авылы мәдәният йортында Мәликә Касыймова җитәкләгән “Уракчы” фольклор ансамбле тәкъдим итте. Бу гадәт әле дә яшәп килә.
Фестиваль Иван Маслов җитәкләгән “Рапсодия” үрнәк бию төркеменең «Яшьлек» татар биюе белән тәмамланды. Бәйрәмне Гөлия Кәримуллина белән Гөлшат Галиева алып бардылар. Тавышларны Сергей Моисеев куйды.
Халык иҗатына яшәү өчен аның башкаручылары булу кирәк. Без бүген аларның барлыгын күрдек. Халкыбызның буыннан-буынга күчә һәм тулылана килгән үзенчәлекле хәтере саклануның шаһитләре булдык. Борыңгы җыр-биюләр, йолалар аша әти-әниләребезнең яшьлек елларына сәяхәт иттек.
Бик кадерле мирасыбыз – тарихи үткәнебез бүгенге көндә дә сакланып калган, гореф-гадәтләребез бүген дә яши. Яшь буын аны саклый, өйрәнә. Гореф- гадәтләребез югалмый, аларны дәвам итүчеләр бар.
Рәсимә Гарифуллина,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Нет комментариев