Балык Бистәсендә укытучыларның август киңәшмәсе узды
Күп еллардан килгән күркәм гадәт буенча укытучыларның август киңәшмәсе район үзәгендә олы бәйрәмне хәтерләтте.
Иң элек район мәдәният йорты каршысындагы мәйданда тантанага килгән кунакларны, бер төркем укытучылар һәм тәрбиячеләр белән бергә, район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков каршы алды. Киңәшмә эшенә Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова килделәр.
Алар район мәдәният йортына үткәч, быел Балык Бистәсе гимназиясендә һәм Шомбыт мәктәбендә беренче мәртәбә югары уку йортын тәмамлап кайтып инглиз теленнән һәм математика фәннәреннән белем бирәчәк яшь белгечләр Римма Крутина белән Андрей Андреевларны тәбрикләп чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Шуннан соң алар биредә балалар иҗат үзәге, алдынгы мәктәпләребез һәм мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр эшчәнлеген чагылдырган экспонатлар, сәләтле укучыларның кул эшләнмәләре белән якыннан танышып чыктылар.
Аларның барысы да зур осталык белән эшләнгән иде. Кунаклар күргәзмәне һәм Күгәрчен мәктәбе укучылары катнашында әби-апаларыбызның шәл бәйләү күренешләрен зур кызыксыну белән күзәттеләр. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, районыбызның Югары Тегермәнлек мәктәбе базасында Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров җитәкчелегендә, ике дистә елдан артык инде яшь урманчылар түгәрәге нәтиҗәле эшләп килә. Биредә алар кунакларга укучыларның табигать белән ныклап торып кызыксынулары һәм һәр елда авыл янәшәсендә элеккеге законсыз чүплеккә әйләнгән мәйданда 80-100 төп яшь үсентеләр утыртулары хакында сөйләделәр.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа