Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калды. Хәзерге вакытта әти-әниләр балаларны мәктәпкә әзерләү белән мәшгуль.
Һәр җәй яңа уку елы алдыннан районыбызда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясен үткәрү традициягә әверелде.

Игелекле һәм ярдәмчел кешеләр дистәләгән балаларга мәктәпкә баруның, беренче кыңгырау яңгыравы бәйрәмен якты, шатлыклы һәм истә калырлык итәргә булышалар .
- Кадерле балалар, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары! Мин сезне яңа уку елы белән котлыйм, безнең өчен, илебез һәм җәмгыятебез өчен чит балалар юк. Укырга керергә яше җиткән һәркем горурлык белән 1 сентябрьдә беренче сыйныфка барырга тиеш. Мондый игелекле бәйрәмдә сезгә зур уңышлар телим. Әти - әниләрегезне беркайчан да борчымагыз, аларга карата мәрхәмәтле булыгыз, бары тик «бишле» билгеләренә генә укып сөендерегез, - дип теләде район башлыгы Радик Ислямов.
Җитәкчеләр, оешма вәкилләре, спонсорлар балаларга сумкалар, мәктәп кирәк-яраклары һәм башка бүләкләр тапшырдылар.
Аннан соң бәйрәм балалар өчен уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте.
Автор Таңсылу Минһаҗева
Нет комментариев