Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә көтеп алынган милли бәйрәм - Сабантуй булып узды

Сабантуй күп гасырлардан бирле яшәп килсә дә, традицияләре бүгенге көнгә кадәр килә. Сабантуй үзенең көче, ераклыгы һәм матурлыгы белән күңелләрне яулап ала. Ул милли рухның чын энҗесе, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи халәтен күрсәтү һәм талантларны, көч, җитезлек һәм зирәклек ярышларын ачу өчен искиткеч мөмкинлек.

Узган якшәмбедә Балык Бистәсендә көтеп алынган милли бәйрәм - Сабантуй булып узды. 
Бәйрәмне алып баручылар барысын да мәйдан үзәгенә чакырдылар. 
Сабантуй күп гасырлардан бирле яшәп килсә дә, традицияләре бүгенге көнгә кадәр килә. Сабантуй үзенең көче, ераклыгы һәм матурлыгы белән күңелләрне яулап ала. Ул милли рухның чын энҗесе, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи халәтен күрсәтү һәм талантларны, көч, җитезлек һәм зирәклек ярышларын ачу өчен искиткеч мөмкинлек.
Сабантуй татар халкының һәм Балык Бистәсе районында яшәүчеләрнең тормышын, милли колоритын, гореф - гадәтләрен чагылдырган театральләштерелгән тамашадан башланды. 
Мәйдан район Сабантуе кунакларын - Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкийны, Чистай, Лаеш районы башлыклары Дмитрий Иванов, Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Илнур Ибраһимов, "Чистай" акционерлык холдинг компаниясе җәмгыятен оештыручы Альберт Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча суд-криминалистика бүлеге җитәкчесе Сергей Карасевны сәламли.
- Кадерле балыкбистәлеләр, хөрмәтле бәйрәм кунаклары! Бүген без барыбыз да яраткан Сабантуй бәйрәмен каршылыйбыз. Авыл һәм шәһәр халкын, яшьләрне һәм ветераннарны бергә җыйган Сабантуй республикабызның милли колоритын һәм халык мәдәнияте традицияләрен чагылдыручы гаилә бәйрәменә әверелде, - диде муниципаль район башлыгы Радик Ислямов бәйрәмне ачып җибәрү тантанасында.  

(Тулысынча газетадан укый аласыз) 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев