Балык Бистәсендә Җиңү бәйрәменә әзерлек алып барыла
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Җиңү бәйрәменә әзерлек алып барыла

Бу көннәрдә Балык Бистәсе Үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парадка әзерлек бара.

Анда Балык Бистәсе гимназиясе, 2 нче номерлы мәктәп укучылары, Агротехник техникум студентлары, оешмалар, хатын-кызлар “батальоны” — һәрберсе зур җаваплылык тоеп, репетицияләрдә актив катнашалар.

Алар тарихыбызга хөрмәт, ата-бабаларыбызга карата горурлык хисләре белән парадның һәрбер әзерлегенә аерым игътибар итәләр.

Күңелләрендә дулкынлану хисләре, карашлары җитди. Һәрбер адым, һәр тантаналы йөреш, һәрбер хәрәкәт Җиңү көненең илебез өчен гаять зур бәйрәм икәнлеген искәртә күк.


Нет комментариев