Балык Бистәсе шагыйрьләре республикакүләм конференциядә
Җәмгыять

Балык Бистәсе шагыйрьләре республикакүләм конференциядә

Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап төп гомуми белем бирү мәктәбендә Буа районы мәгариф идарәсе һәм Татарстан Язучылар берлеге шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге «Кояшлы ил» Х нчы Республикакүләм фәнни-гамәли конференция уздырды.

Аның эшчәнлегендә 7 язучы катнашты.  Алар арасында Балык Бистәсендә яшәп иҗат итүче якташ шагыйрьләребез Рәсимә Гарифуллина белән Вазыйх Фатыйхов та бар иде.

Конференциядә секцияләр 5 юнәлештә эшләде.  Шагыйрьләр конференция барышында укучыларның хезмәтләренә бәяләмә бирделәр, үзләренең иҗатлары белән танвштырдылар, шигырьләрен сөйләделәр.

Төрле районнардан килгән укучылар Габдулла Тукай,  Муса Җәлил,  Әхмәт Рәшит шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр.

Шулай ук укучыларның әдәби эзләнүләреннән торган "Әсәрләрдә халыклар дуслыгы", Бөек Ватан, Әфган, Чечен сугышларында,  махсус хәрби операциядәге, тылдагы батырлык темаларына багышланган секцияләр эшләде. "Габдулла Тукай исеме мәңгелек" дигән дәрестән тыш эшкәртмәләр секциясе аерым игътибарга лаек булды.

Конференциядә катнашкан һәркемнең хезмәте дипломнар белән бүләкләнде.


Нет комментариев