Районыбызның «Идея» Яшьләр үзәгендә «Бердәм Россия» партиясе депутатлар берләшмәсенең (фракциясенең) «түгәрәк өстәл» артында очрашуы узды.
2026 ел башында республикабыз муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарында депутат берләшмәләре эшен иң яхшы оештыруга республика конкурсы игълан ителде. Ул ел саен үткәрелә.
– Без беренче этапта катнаштык, бүгенге очрашу әлеге конкурс кысаларында икенче этап, – диде «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе муниципаль район Советындагы депутатлар фракциясе җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова очрашуны ачып.
Чарада «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Радик Ислямов һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Владимировна Гыйниатуллина катнашты.
– Елдан-ел районыбыз депутатлар фракциясе иң яхшыларның берсе булып тора һәм без моның белән горурланабыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Фирдания Әхмәтҗанова катнашучыларны депутат фракциясенең күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды һәм партиядәшләренә уртак эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
Фракция әгъзалары үз эшләренең барлык юнәлешләре турында сөйләделәр. Алар махсус хәрби операциядәге егетләргә һәм аларның туганнарына ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым тукталдылар.
– Ел саен, конкурс кысаларында, без Балык Бистәсе районына киләбез. Команда яхшы икән, шул чагында эш тә бердәм рәвештә, әйбәт оештырыла. Сезнең районның депутат фракциясе эшен чираттагы мәртәбә билгеләп үтәсе килә. Бу сезнең көндәлек, тырышлык һәм бик сыйфатлы эшегез нәтиҗәсе. Сез монда вакыт кына түгел, иң мөһиме, депутатлык эшчәнлеге белән шөгыльләнү теләген дә табасыз. Район башлыгы Радик Ислямовның бүгенге көндә сезнең фракция гамәлгә ашыра торган проектлар белән һәрвакыт кызыксынуын, һәрвакыт ярдәм итәчәген, сезнең районда бара торган игелекле эшләр инициаторы булуын билгеләп үтү күңелле һәм куанычлы, – диде Светлана Гыйниатуллина.
Очрашу эшлекле һәм конструктив шартларда узды.
Тансылу Мингазова.
Нет комментариев