Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында яңа җитәкче

Узган атнада Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының чираттагы утырышы узды.

Аны район башлыгы Радик Ислямов алып барды. 
Утырыш эшендә республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Рәисе территорияләре белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Раил Гаффаров катнашты. 
 Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, район Советы карары белән Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителгән иде. 
Аның нәтиҗәләре белән конкурс комиссиясе рәисе, район Советы Аппараты җитәкчесе Рөстәм Җамалиев таныштырды. Конкурс комиссиясенә ике кандидаттан – Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдиновтан һәм Балык Бистәсе районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Фәрит Вафиннан гаризалар бирелде. Депутатлар бертавыштан Данис Сатдинов кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. 
-Балык Бистәсе районы минем туган ягым. Чөнки биредә хезмәт эшчәнлегемне башладым һәм гаилә кордым. Без районны үстерү, уңышларга ирешү өчен эзлекле эш алып барачакбыз. Мин Балык Бистәсе районы халкының  уңайлырак яшәеше өчен бар көчемне куячакмын,-диде ул, депутатлар алдында чыгыш ясаганда һәм күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса