Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында «Аулак өй-көрәш» бәйгесе узды.

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы мәдәният йортында Татарстаныбызда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан оештырылган төбәкара «Аулак өй-көрәш» проекты гөрләп узды.

Әлеге проект – Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән оештырыла торган  проектларның берсе. Проект укучы балаларны, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык уеннары белән таныштыру, актив иҗат иткән төрле буын каләм ияләре хакында мәгълүмат бирү, иҗатка омтылышы булган балаларны барлау, алар өчен иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән иҗатларына бәя алуны максат итеп куя. Проектның идея авторы һәм җитәкчесе – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы, «Үз өем» электрон журналы мөхәррире Сәрия Закирова. Әлеге бәйгене район сәхнәсендә ул үзе алып барды.
(Тулырак язманы газета битләреннән укый алырсыз)
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса