Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәсендә танылган шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп җырлар авторы Вазыйх Фатыйхов белән очрашу кичәсе узды.

Кичәгә зур хөрмәткә лаек авылдашларыбыз, укытучылар, укучылар чакырылган иде. Укучыларыбыз Анастасия Захарова, Рәсүл Мөхәммәтрәхимов, Диләрә Галимова, Кәдим Әхтәмов, Гүзәл Кәримова, Сәмир Гобәев Вазыйх Фатыйховның бик матур, эчтәлекле шигырьләрен сөйләделәр, Балык Бистәсе гимнын башкардылар.
Яңа Арыш урта мәктәбе укытучылары Гүзәлия, Ильнур Галимов,Тәнзилә Нуриева авторның иң матур шигырьләрен башкарып, очрашу кичәсен бизәделәр. Ильнур Галимов үзе иҗат иткән шигырьләрен дә яңгыратты.
Кунаклар Вазыйх Фатыйховның сөйләмен аеручы яратып, тын да алмый тыңлап утырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап та таптылар, Вазыйх Фатыйховка изге теләкләрен дә җиткерделәр.
Соңыннан кичәбез чәй табыны артында узды. Әлеге очрашу хәтерләрдә онытылмаслык мизгелләр булып истә калды.
(Тулырак язманы "Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый алырсыз)
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Нет комментариев