Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәктәпләрендә тикшерүләр узды

Мәктәпләрнең яңа уку елына хәстәрлеге елның-елында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала.

Монда бервакытта да, анысын гадәти эш көннәрендә төзәтәбез, дигән сүзне ишетергә туры килгәне юк. Әле менә август аеның беренче атналарында ук район мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәрләре һәм янгын сагы, хокук саклау службалары хезмәткәрләре катнашындагы комиссия мәктәпләргә һәм бер үк вакытта балалар бакчаларына барып, аларның хәстәрлеген җентекләп күздән кичерделәр. 
Алдагы еллардан үзгә буларак, бүгенгесе көнне әлеге учреждениеләрнең сакланышына, дөресрәге, янгын куркынычсызлыгы һәм сигнал бирү системаларының төзеклегенә аеруча зур игътибар бирелде. Шул нияттән чыгып бүгенгесе көнне барлык мәктәпләр һәм балалар бакчалары район эчке эшләр бүлегенә хәвефле хәбәр бирү җайланмалары (тревожный кнопка) белән җиһазландырылган. Димәк, районыбызның кайсы гына мәктәп яисә балалар бакчаларында сигнал бирү системасы эшли башлауга, исәпле минутлар эчендә хокук сакчылары килеп җитәчәкләр. Әгәр ул объект, район үзәгеннән еракта урнашкан булса, якын тирәләрдә эшләүче участок инспекторлары барлык җаваплылыкны да  үз өсләренә алалар.
Икенче әһәмиятле мәсьәлә булып бүген уку йортларының кыш айларында җылылыгы һәм укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүгә хәстәрлеккә аеруча зур игътибар бирелде. Гадәттәгечә, комиссия иң элек район үзәгендәге учреждениеләрне карап чыкты.  Икенче мәктәп һәм аның янәшәсендәге балалар бакчаларына килгәч, үзеңне шәһәр җирендәге бакчада булгандай хис итәсең. Барлык коллектив бердәм булып берничә атна вакыт эчендә тулы тәртип булдыруга ирешкәннәр. Бу яктан берәүнең дә канәгатьсезлеге сизелмәде. Аннары, тикшерү барышында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрнең тәэмин ителеше белән дә кызыксындык. Җитәкчеләренең сүзләренә караганда, бүгенгесе көнне район үзәгендәге барлык балалар бакчаларында нәниләрне кабул итүгә элеккеге еллардагы кебек чиратлар юк инде. Әле кайберәүләре, балалар саны тулы булса да, берничә баланы бик рәхәтләнеп үзебезгә сыйдыра алабыз, дип җавап кайтардылар.
Икенче бер әһәмиятле мәсьәлә булып, мөгаен, районыбыз яшьләренең яхшы һөнәр иясе булырга теләүләредер. Районыбыздагы Агротехникум бүген олы яңарыш кичерә. Студентлар тулай торагы һәм уку бүлмәләре заман шартларына туры китереп ремонтланган. Бүгенгесе көнне практик күнекмә үтү бүлмәләрендә капиталь төзекләндерү эшләре дәвам итә. Биредә инде хәзер элеккеге еллардагы төсле тракторчы-машинистлар түгел, тирән белемле автомеханиклар, җир белгечләре кебек яңа һөнәрләр өстәлгән. Яшәү шартлары да яхшы. Әйтүләренә караганда, бу уку елында 200 дән артык укучыны тулай торак белән тәэмин итү мөмкинлекләре бар. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса