Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты белдергәнчә, Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә республика профсоюзлар федерациясе, республиканың эш бирүчеләр координацион советы, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты үзара республикадагы минималь хезмәт хакы турында килешү төзеделәр.
Килешүгә кул куйган көннән башлап республиканың бюджеттан тыш экономика секторындагы оешмалар өчен минималь хезмәт хакы бер айга - 8252 сум күләмендә билгеләнә.
Ягъни, агымдагы елның 8 августыннан соң, килешүнең 1 һәм 5 пунктлары нигезендә республиканың бюджеттан тыш экономика секторында, аның территориясендә эшләүче оешмалар белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә булган хезмәткәр, билгеле вакыт эчендә куелган эш вакыты, нормасын тулысынча үтәгән очракта минималь хезмәт хакы (төрле кызыксындыру чаралары булган өстәмә түләүләрне дә кертеп) бер айга - 8252 сумнан ким булмаска тиеш.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен минималь хезмәт хакы "Минималь хезмәт хакы турында» гы Федераль Закон нигезендә билгеләнә. ( 2016 елның июль аеннан 7500 сум тәшкил итә).
Россия Федерациясенең "Хезмәт турында"гы законнарны бозу очраклары күзәтелгәндә, бюджеттан тыш экономика секторындагы оешмаларда эшләүчеләр, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре "Халык контроле" дәүләт информацион системасының "Соры" хезмәт базары" юнәлешенә мөрәҗәгать итә алалар. Закон бозу очраклары турында шулай ук 8(84361) 2-21-90 телефоны аша "кайнар" линиягә дә хәбәр итеп була.
Нет комментариев