Узган атнада, 10 июльдән 16 июльгә кадәр, Татарстанда 6186 кеше тын юлларының кискен вируслы инфекцияләрен йоктырган. Авыручылар саны узган атна дәрәҗәсендә калган.
Республика халкы арасында авыру дәрәҗәсе бүгенге көндә эпидемик чиктән 7,1 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе.
Нет комментариев