Балыкбистәлеләр колагына!Сатучы сүзенә ышанырга ярыймы?
Район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова белән бүгенге күп функцияле яңа төр телефоннар хакында фикерләшеп алдык.Ул кайбер сатучыларның товарларын артык мактап җибәрүләренә мисал итеп клиент белән сатучы арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык очрагы хакына сөйләде.
Эш болай булган, әлеге кыз сатучы сүзләренә ышанып, өенә кайткач яңа телефонын кәстрүлдәге суга салып тикшереп карый. Телефоны шунда ук сүнә, бүтән эшләми. Югыйсә, сатучы аңлатканча, ул барлык таләпләрне төгәл үтәгән. Нәкь инструкциясендә эшләгән. Сатып алучыга безнең тарафтан судка гариза язарга булышлык күрсәтелде. Суд карары белән аңа товар алганда түләнгән акча һәм килгән мораль зыян тулысынча кире кайтарылды. Мондый кыйммәтле товар алучыларга берничә киңәшен дә бирде. Телефон яисә көнкүреш техникасы алганда сатучы сүзләренә генә ышанмыйча, сервис кенәгәсендәге мәгьлуматлар белән танышыгыз.Мөмкинлегегез бар икән, сайлаган товарыгыз турында интернет челтәренә кереп танышсагыз, башкаларның да фикерләрен тыңласагыз, һич кенә дә үкенмәссез.
Белгеч киңәшен Идрис Аметов язып алды.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев