Балыкбистәлеләр, игътибарлы булыгыз!
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, игътибарлы булыгыз!

Бу көннәрдә җирнең магнит кыры тыныч түгел. 27сеннән 30 сентябрьгә кадәр көчле магнит давыллары көтелә. Бу йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләргә тискәре тәэсир итәргә мөмкин, баш авыртуы көчәю, хәлсезлек күзәтелүе ихтимал.

Шуңа да табиблар сәламәтлеккә карата аеруча игътибарлы булырга киңәш итә. 1-4 октябрьдә исә барысы да җайланыр, магнит давыллары тынар дип фаразлана.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/24763-magnit-davyillaryi-kөtelә.html

фото notariusmis.ru


Нет комментариев