Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

Бу елның 25 нче октябрендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт) Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вакәләтле вәкиле республика министрлыклары һәм ведомостволар белән берлектә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Аның максаты - гражданнарга балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда консультацияләр, хокукый ярдәм һәм юридик яклау күрсәтү. Чарада балалар хокукларын яклауга кагылышы булган министрлыклар һәм ведомостволар, хокук саклау, прокуратура һәм "Татарстан Республикасы адвокатлар палатасы" вәкилләре катнашуы күздә тотыла.

Бу көнне гражданнарга баланың тормышка хокукы, каты мөгамәләдән, көч кулланудан саклау, аның куркынычсызлыгын булдыру, сәламәтлеген саклауны яклау, гаиләдә тәрбияләнергә хокукы, шул исәптән опека һәм попечительләр эшчәнлеге мәсьәләләре, белем алу, социаль тәэмин итү, торак һәм башка милек мөнәсәбәтләрендә бала хокукын яклау кебек мәсьәләләрдә консультацияләр ала алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев