"Агымдагы елда Татарстан территориясендә җәүлеләрне таптату, бәрдерүнең 1215 очрагы теркәлде. Аларда 88 кеше үлде, 1151 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Безнең район территориясендә җәүлеләр катнашында 8 авария ясалды. 2 кеше һәлак булды, 7 кеше яраланды. Җәяүлеләр арасында да юл кагыйдәләрен санга сукмаучылар очрап тора шул. Быел 130 дан артык җәяүле административ җаваплылыкка тартылдылар",- диде безнең хәбәрчебезгә район ЮХИДИ бүлегенең административ практика буенча инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев.
Ункөнлек барышында ЮХИДИ инспекторлары җәяүлеләргә юл бирмәүче транспортчыларны, шулай ук тиешсез урыннарда юлны аркылы чыгучы җәяүлеләрне ачыклау буенча эшчәнлекне арттырачаклар.
Көзге-кышкы чорда җәүлеләр катнашында юл-транспорт фаҗигаләре артуы күзәтелә. Транспорт агымының сезонлы артуы, һава, юл шартларының үзгәрүе, юл хәрхтендә катнашучыларның игътибарсызлыгы фаҗигаләргә илтә. Аварияләр күпчелек очракта транспортчылар гаебе белән ясала. Җәяүлеләр тиешсез урыннарда юл аркылы чыккандада көпчәкк астында калалар.
Җәяүлеләр катнашындагы аварияләрнең дүртесе тәүлекнең караңгы вакытында ясалды. Аларда бер кеше һәлак булды. Әгәр җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар куелган булса бу фаҗигаләргә юл да куелмас та иде бәлки.Хәзер тәүлекнең караңгы вакытында, яки күз күреме начар булганда торак пунктлардан читтәге юл кырыеннан (обочинадан) барганда җәяүлеләр киемнәренә яктылык кайтаргыч элементлар урнаштырырга бурычлылар. Кыскасы, алар транспорт йөртүчеләргә ерактан ук күренеп торырга тиешләр. ЮХИДИ хезмәткәрләре торак пунктларда да җәяүлеләргә киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга киңәш итәләр. Фарасының якын уты кабызылган машина йөртүче җәяүлене нибары 50 метр ара калгач кына күреп ала. Ә инде киемендә яктылык кайтаргыч булса бу ара 200 метрга кадәр арта. Шоферның тизлекне киметергә дә, җәяүлене урап узарга да вакыты кала димәк. Яктылык кайтаргыч элементлар куллану җәяүлене таптату ихтималын 65 процентка кадәр киметә.
Тәүлекнең караңгы вакытында юл кырыеннан җәяүләп атларга туры килсә киемнәрегезгә яктылык кайтаргычлар куярга онытмагыз, хөрмәтле райондашлар! Бу мәсьләгә вак-төяк дип карамагыз, аерым очракларда яктылык кайтаргыч сезнең гомерегезне саклап калырга мөмкин.
"Җәяүле кичүе"социаль компаниясе барган чорда юл хәрәкәтендә катнашучыларнын аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз.
Илгиз Җамалиев әзерләде
фотоbe-ledy.ru
Нет комментариев