Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, балигъ булмаганарга алкоголь саткан өчен җаваплылык барлыгын онытмагыз

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсенең 2.1 бүлеге нигезендә балигъ булмаганарга алкогольле эчемлек саткан өчен җаваплылык каралган. Әлеге матдә нигезендә хокук тәртибе бозу турында беркетмә балигъ булмаган балага алкогольле эчемлек сатуга юл куйган гражданинга гына түгел,ә бәлки бу сәүдә оешмасына да, аның директорына карата да төзелә. Бу административ...

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсенең 2.1 бүлеге нигезендә балигъ булмаганарга алкогольле эчемлек саткан өчен җаваплылык каралган.

Әлеге матдә нигезендә хокук тәртибе бозу турында беркетмә балигъ булмаган балага алкогольле эчемлек сатуга юл куйган гражданинга гына түгел,ә бәлки бу сәүдә оешмасына да, аның директорына карата да төзелә.

Бу административ хокук бозучы гражданнарга 30 меңнән алып 50 мең сумга кадәр; урындагы затларга 100 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр; юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

Ә балигъ булмаганнарга алкогольле эчемлек сату очраклары кабатланган очракта гаеплеләр Россия Федерациясе Жинаятьләр Кодексының 151.1 маддәсе буенча җинаять жаваплылыгына тартылалар.

Әгәр сатучыда сатып алучының яшенә карата шик туса, ул аннан яшен билгеләргә мөмкинлек бирердәй документ (паспорт, машина йөртү таныклыгы, хәрби билет һәм башкалар) таләп итәргә хаклы.

Рәнис Мөксинов,

Балык Бистәсе районы прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев