Узган сишәмбе көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция булып узды.
Анда Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге мөдире Эдуард Вафин, Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы информатизация һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов катнаштылар.
Эдуард Вафин "Гражданнарның пенсиягә хокукларын раслаучы архив документларының тиешенчә сакланышын тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында" доклад белән чыкты. Пенсия фонды органнарының төп бурычларыннан берсе-пенсия билгеләгәндә гражданнарның хокукларын тулысынча исәпкә алу. Бу җәһәттән, республиканың Пенсия фонды органнары архив учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр. Гамәлдән чыккан предприятиеләрнең фондларын, документларын архивларга тапшырып саклау буенча да эш алып барыла.
Ирада Әюпова гражданнарның пенсиягә хокукларын раслау буенча да электрон хезмәтләр күрсәтелә башлавы турында сөйләде. 2017 елда дәүләт һәм муниципаль архивлар гражданнарның һәм оешмаларның 119701 соравына (запрос) җавап юллаганнар. Гражданнар күп очракта картлык буенча пенсия билгеләгәндә, төрле ташламалар, льготалар рәсмиләштергәндә мөрәҗәгать итәләр икән.
Татарстанда дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Бу гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрергә, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары белән халык арасында килеп туган сорауларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
"Татарстанда архив белешмәләрен онлайн рәвештә алырга мөмкин булачак",- дип хәбәр итте Татарстан Республикасы информатизация һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов.
Аерым алганда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша хезмәт стажы, хезмәт хакы турында архив белешмәләре алырга гариза (заявка) бирергә мөмкин. Белешмә гариза биргәннән соң 21 эш көне эчендә Порталга электрон документ рәвешендә, яки кәгазь формасында почта аша жибәрелә. Үзеңә уңай ысулны гариза биргәндә күрсәтергә кирәк.
Соңыннан спикерлар журналистларның сорауларына җавап бирделәр.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев