Балыкбистәлеләр “Акчарлак” балалар йорты өчен изгелекләрен кызганмыйлар
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр “Акчарлак” балалар йорты өчен изгелекләрен кызганмыйлар

Яшәештән никадәр зарлы, канәгатьсез булсак та, тупаслык күңелләребезгә йокмады әле. Безнең "Акчарлак" балалар йорты ишеген һәр көн диярлек изге күңелле, ярдәмчел кешеләр ачып керә.

Җылы назга сусаган ятим балалар күңеленә игелек, игелек орлыгы салырга омтылучылар алар. Без моңа корбан ае буена кылган изге гамәлләре аша тагын бер инандык. Байлар, иганәчеләр генә түгел, районыбызның төрле авылларыннан килгән гади кешеләр, пенсионерлар хәләл малларыннан өлеш чыгарып сөендерергә тырышты бу көнне. Бала күңеленә салган игелекләре киләчәктә үзләренә яхшы гамәл булып әйләнеп кайтсын. Безгә ярдәм итүче, балаларны сөендереп торучыларга без-приют хезмәткәрләре бик рәхмәтлебез. Авырлыкларны бергә кичереп, шатлыкларга бергә куанып яшәсәк иде.

Гөлнур Шәйхиева,

"Акчарлак" приюты тәрбиячесе.

Фотосы: lentaregion.ru


Нет комментариев