Балык Бистәсенең  Югары Тегермәнлек авылының  Мәскәүлеләре юллы булды
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылының Мәскәүлеләре юллы булды

Күп еллар Түбән Тегермәнлек авылының Мәскәү урамында яшүчеләр язын, көзен тездән пычрак ерып, язгы ташу вакытында ерганак өстенә такта салып икенче якка чыгарга мәҗбүр иделәр. Чөнки гөрләп аккан ташу резина итекләргә кадәр керә иде. Урамга машина белән кереп булмый, аны авыл башында, я үзәк урамда калдыра идек. Менә, ниһаять, район...

Күп еллар Түбән Тегермәнлек авылының Мәскәү урамында яшүчеләр язын, көзен тездән пычрак ерып, язгы ташу вакытында ерганак өстенә такта салып икенче якка чыгарга мәҗбүр иделәр. Чөнки гөрләп аккан ташу резина итекләргә кадәр керә иде. Урамга машина белән кереп булмый, аны авыл башында, я үзәк урамда калдыра идек.
Менә, ниһаять, район башлыгы Илһам Валеев һәм авылдашыбыз Вагыйз Яһудин тырышлыгы белән урамыбызга таш җәйделәр. Аларга Мәскәү урамы халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Кылган изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Авыл халкы исеменнән: Әхмәдуллиннар, Гәрәевлар, Мөхәммәтҗановлар.

Нет комментариев