Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылына чана шуарга барабыз
Инде бер хәбәр иткән идек, 4нче гыйнвар көнне Югары Тегермәнлек авылында "Тау шуу" бәйрәме узачак дип.
Бүген Чишмә буенда "Тау шуу" бәйрәменә әзерлек эшләре инде башланып та китте. 4нче гыйнвар көнне барыбыз бергә балачак хәтирәләрен яңартып, чана шуып, рәхәтләнеп ял итербез, күңел ачырбыз, табигатьнең матурлыгына сокланып, күңелләргә илһам җыеп кайтырбыз.
Һава торышы гына матур торсын.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев