Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Тәб. Чаллы авылында яшәүче Диләрә белән Равил Сәхаповларга сокланмый мөмкин түгел

Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Габдрәшит Нәҗипов белән авылның бүгенге тормышы турында сөйләшеп утырабыз. Үрнәк гаиләләр турында сүз чыккач, ул иң әүвәл Сәхаповлар гаиләсен атады. Икесе дә мәдәният өлкәсендә хезмәт куялар икән. Равил абый Тәберде Чаллысы клубы мөдире, Диләрә апа Котлы Бөкәш китапханәсе мөдире булып эшлиләр. Бергәләшеп авыл халкының рухи...

Яшьлектә очрашып, бер-берсен бүгенге көнгә кадәр бәхетле итә алган Равил абый белән Диләрә апа. Ә танышулары болайрак була аларның. Тәтеш совхоз-техникумында укыганда дус кызына Тәберде Чаллы авылына кунакка кайта Диләрә. Кичен ике егет озата килә аларны. Егетләрнең берсе шушы авыл егете Равил була. Танышып китәләр. Равил дә Тәтештә агроном һөнәрен үзләштерә. Бергә концертлар куеп, скетчларда катнашалар. Егет белән кыз арасында мәхәббәт утлары кабына. Хисләрен җыр аша да аңлаталар алар бер-берсенә. Укуны тәмамлап диплом алгач, Диләрә туган ягы Теләче районына кайтып китә. Кызга гашыйк булган, аннан башка тормышны күз алдына да китерә алмаган Равил әтисе белән әнисенә Диләрәне гомерлек юлдашы итеп алырга теләвен әйтә.

- Ул вакытларда юллар бик начар иде. Безгә төнгә каршы гына килеп җиттеләр. Мондый юлсызлыкта гел килеп йори алмабыз, никахны бүген үк укытсак яхшы булыр иде, диде кайната. Мин килен булып төшкәч, ике ел рәттән сыерыбыз игез бозау китерде. Кайнананың: "тормышыбызнын алга китүенең бер билгесе бу", дигән сүзләре һаман да истә. Ул бик тырыш, уңган иде. Бергә 22 ел тату гомер иттек, балаларны яратты, үстереште, - дип сөйли Диләрә апа.

Чыннан да бер-берсеннән уңалар, бер уйда, бер фикердә яши Сәхаповлар. Өч кыз үстерәләр. Олы кызлары кияүгә чыгып, онык бүләк иткән.

"Ире әйбәт булган хатын-кыз, бәхетле була. Кызларыбыз әтиләрен бик яраталар. Ирләребез дә әти кебек булса иде дип хыялланалар", - ди Диләрә апа. - Равилнең кулыннан бөтен эш килә. Төзү, эретеп ябыштыру эшләре, мал суйганда да аны чакыралар.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Автор Тансылу Минһаҗева.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев