Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең тагын бер легендар җитәкчесе - Камил Нуретдинов

Ул иң күркәм сыйфатлары аша тирә-юньдәгеләр, туганнары, дусларының ышанычын аклаган, "Кеше" дигән исемне чынлыкта хаклаган, тап төшермичә намусын саклаган, авырлык килгәндә янәшәдәгеләрен яклаган алтын йөрәкле ир! Сүзем районпәрвәр Камил Сәлахетдин улы Нуретдинов турында булыр.

Район үзәге урамыннан олпат гәүдәле, инсан ир атлап бара. Ни хикмәт, һәр адым саен аңа кул сузалар, ерактан баш изиләр, кабат-кабат сәламлиләр. Бәй, үзе икән Камил Сәлахович! Әйе, өлкән, урта буын да таный аны, аңа хөрмәт белән карый. Очраклы гына түгелдер, бервакытара аны үзара гына халык: "Бөкәш башлыгы" дигән канатлы исем астында да атап йөрде. Элеккеге Калинин исемендәге колхоз тарихыңда матур сәхифәләр язып калдырган "колхоз председателе" ул түгелме?! Ә аннан, Мәшләкне шәһәр дәрәҗәсенә күтәргән, анда берничә дистәләгән производство, социаль объектларны фундаментыннан күтәргән, һәр белгеч, эшчене йорт-куралы иткән дә Камил Нуретдинов түгелме соң?!
...Күки авылында хезмәт сөйгән гаиләдә Камил кечкенәдән үк ныклы, үтә дә гадел тәрбия алып үсә. Ишле гаиләгә "әти" дигән назлы дәшүеме яшьтән исә хәтер, йөрәк аша гына кабатларга туры килә.
48 яшендә фаҗигале төстә мәңгелеккә күз йомган Сәла- хетдиннең өлешен әниләре Маһикамал апа үз җилкәсенә ала.
-Әниебез безне ким-хур итеп үстермәде, ятимлек сизмәдек. Кырыслыгы, әмма, гаделлеге -тормыш принцибы иде. Аның акыллы тәрбиясен безнең балаларга да татырга насыйп булды. Шуңа аеруча шатланам, әнием белән гомер буе горурланып яшәдем, - ди Камил абый. Алар 6 бала әни кочагында тәрбия кылганнар. Иң кыйммәтлесе, барысы да матур гаилә корып, аралашып, күпләргә үрнәк булып яшиләр. Инде дәвам буыннар эстафетасын лаеклы үз кулларына күчерә баралар.
Дәвам дигәннән, Камил абый белән хәләл җефете Рәмзия апа үзләре дә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Венераның ике оныгын сөеп туймыйлар алар. Дамир Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлап үз һөнәре буенча эшли. Төпчек уллары Ислам да апасы белән абыйсы эзеннән киткән - юрист һөнәрен үзләштерә.
Әле кайчан гына Камил белән Рәмзия үзләре студентлар иделәр. Юллама белән элеккеге "Урахча" хуҗалыгына кайткан чаклары. Камил - агроном, Рәмзия - экономист. Берсен-берсе ошаткан күзләр көнгә ничәшәр тапкыр күрештеләр икән. Язмышның гына түземлеге озакка җитмәде: көннәрнең берендә законлы беркетте үзләрен. Бу белгеч парларны өлкән буын урахчалылар әле дә матур хатирәләрдә искә алалар. Аннан, райком тәкъдиме белән Камил Нуретдиновны элеккеге Жданов исемендәге колхозның партоешма секретаре итеп билгелиләр. Төзелешләргә бик хирыс җитәкче Хәбибрахман Зыятдиновның янәшәсендә эшләү аны шул чакта "төзү чире" белән "чирләтә" башлый да инде. Монда мораль яктан өлгергән, оештыру сәләтенә ия булып җитешкән "кадр"ны 7 авылны берләштергән Калинин исемендәге хуҗалыкка "кодалыйлар".
- Мин ул елларда бу хуҗалыкка район партия комитеты вәкиле буларак беркетелгән идем. Буй-сыны килгән, акылы булган Камил Нуретдинов халык ышанычын беренче көннәрдән үк яулый алды. Һәм биредә эшләгән дәверендә ул үзен иң булдыклы җитәкче итеп танытты. Аның белән эшләү, киңәшү хәтта серләшү да чын ирләрчә булды безнең, - ди аның турында ул чордагы район башкарма комитеты рәисе Петр Иванович Басаркин.
- Аның кебекләр сирәк туа. Конкрет, эшлекле, гадел җит-әкче булды. Партия кая гына юлламасын-ул ышанычны аклап эш итте. Шуңа бүгенгәчә авторитеты, абруе, дәрәҗәсе югары. Аңа вакытында райкомның икенче секретаре кәнәфиен дә тәкъдим иттеләр, әмма ул миңа җир якынрак дип тәкъдимне кире какты, - диде Камил абый турында элеккеге район партия комитетының оештыру бүлеге мөдире Юрий Георгиевич Мазуренко.
Әйе, кемнән генә сорашма, кем белән генә аралашма, «Камил шәп егет, ул бер дигән кеше, алтын йөрәкле» дигән сүзләрне ишетергә туры килә.
Мин аның производство уңышларына, төзегән объект-ларына, кылган изгелекләренә махсус тукталмадым, аларны санарга җөрьәт итмәдем.
Бармак белән генә санарлык та түгел алар. Аларны район халкы, ул хезмәт куйган җирлектәгеләр яхшы белә, хәтерли, аның намуслы хезмәтен таный, әле дә бәһали.
Ул җитәкчелектә эшләгән дәвердә 8 яңа күпер генә салынган, дистәдән артык ферма биналары төзелгән, сөт-ит продукцияләре җитештерелеп берничә төр колбаса, аерткан сөттән квас, тура (аш-су осталары телендә - корт), творог сатуга чыккан, олы юлларда ашханәләр, кемпинг, "Берсут" базасы төзелгән, 134 метр тирәнлектән чыккан "Берсут" суы сыешлыкларга тутырылып көненә 20 шәр тонна күләмендә сәүдә үзәкләренә озатылган. Казан-Чаллы юлыннан Котлы Бөкәшкә кадәр асфальт юл ул "Татэнерго"ның ярдәмче хуҗалыгын җитәкләгәндә ярдәм йөзеннән салынган. Элеккеге район башкарма комитеты җитәкчесе Бәйрамхан Фатыйхов сүзләренә караганда, Камил Нуретдиновның зур тырышлыгы белән Олы Кульгадан Олы Мәшләккә кадәр газүткәргеч сузылган.
Үзем дә ничә еллар дәвамында редакциягә аның адресына юлланган рәхмәт хатларын барлап алдым. Ниндиләре генә юк, кемнәрдән генә юлланмаган, олылардан, хезмәттәшләреннән, хәтта беренче җөмлә теркәргә өйрәнгән сабыйлардан да. Сүздә генә калмас өчен кайберләренә тукталып үтик.
- "Безнең Мәшләк авылына мәңгелек һәйкәл куйган Камил Нуретдиновның үзенә һәйкәл куясы иде. Нинди булдыклы җитәкче..."
-"Камил абый үзе белмидер дә әле. Мин кышның коточкыч буранлы көнендә туганмын. Ул әниемне больницага илтергә ярдәм иткән. Белүемчә, машина алдыннан юлны трактор ярып барган. Мин аңа гомергә бурычлы".
-"Бөкәштәге затлы мәчетне төзүдә ул башлап йөрде. Морадына иреште. Бүген аны бер генә догадан да калдырмыйбыз".
- «Күки авылы халкы авылдашыбыз Камил Сәлах улына мең рәхмәтле. Һәр башланганыбызда, һәрбер чарада ул иң беренче материаль, рухи ярдәм итүчебез. Ул безне юллы итүдә дә зур хезмәт куючыларның берсе. Авылдашларын онытмый туган туфрагын хөрмәтли».
...Хатлардан юлларны дәвам итәргә дә булыр иде әле. Боларыннан да аның күңел халәтен, кешелеклек сыйфатларын, янәшәбездә тоткан урынын аңлау кыен түгелдер, иншалла! Бер елны республикакүләм конкурста "Алтын йөрәкле Кеше" номинациясендә җиңеп чыгуы да шуның ачык мисалы булып тора. Дистәләгән төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре, күкрәк билгеләре - бола- ры да аның үткән хезмәт юлының якты балкышлары. Ул бүген дә сафта. Республика юлчылары сафында, җитәкче постында лаеклы хезмәт куюын дәвам итә. Афәрин, "Алтын йөрәкле" Kамил абый!
Вазыйх ФАТЫЙХОВ.
Редакциядән: Язма газетабыз архивыннан алып бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев