Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш авылыннан Ләмига Мөхәрләмова әзерләгән камыр ризыклары «телеңне йотарлык»
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш авылыннан Ләмига Мөхәрләмова әзерләгән камыр ризыклары «телеңне йотарлык»

Һәр эшнең үз остасы була. Котлы Бөкәш авылыннан Ләмига Мөхәрләмова да шундыйларның берсе. Ул әзерләгән татлы тәм-томнар, йомшак камыр ризыклары «телеңне йотарлык». Әйтүе буенча әллә ни сере дә юк икән. Бары хезмәтеңне яратып башкарырга гына кирәк. Мин килгәндә дә яраткан эше белән мәшгуль иде ул. Яулыгын баш өстенә чөеп бәйләгән,...

-Казанда укучы улым Булат кайткан иде. Биреп җибәрим дип бавырсак пешерүем. Ярата ул аның белән чәй эчәргә, - дип елмая Ләмига апа.

Останың кулларына чынлап та күз иярми. Кирәк-ярак алдына килеп баса диярсең: ни арада табасын майлый, камырын җәя... Читтән сокланып та, гаҗәпләнеп тә карап торасың. Бармак кебек озынча төшләр табага тезелеп, газ миченә кереп киткәч, иркенләп сөйләшүгә күчтек.

Ләмига апа озак еллар Котлы Бөкәштәге "Йолдыз" кафесында кондитер бригадасын җитәкләгән, соңыннан өйдә камыр ризыклары пешерүгә керешкән.

-Көтелмәгәндә башланды бу эш. Башта туганнар, дуслар үтенече буенча мәҗлесләргә, аш-суларга әзерләштем. Ошагандыр күрәсең. Башкалар да ишетеп килә башладылар. Камырың уңган, тәмле диләр. Аның сере әллә нидә түгелдер инде, бары тик күңел биреп, җан җылысы белән башкаргангадыр,-ди ул. Тыйнаклык саклап әйтелгән сүзләрнең мәгънәсе дә зур-һәр эшнең нигезенә күңел җылысы салынырга тиеш шул.

-Мин камырны җылы сөткә генә куям. Чүпрәнең дә корысын кулланмыйм. Бар нәрсә дә яңа, сыйфатлы булса, камырның уңасына шик юк. Чәк-чәкләр өчен балны да таныш умартачыдан алам. Кара җимеш, күрәгә, йөзем җимешләрен, сыек майлар алганда да яхшысын алырга кирәк, чит-ят тәмнәр булмасын,-ди остаз үз киңәшләрен биреп.

Һәр минуты исәптә аның. Пирогка дигән җимешләрне алдан юып әзерләп кую мәшәкатьне киметә төшә. Өчпочмак, ит бәлешләрен пешерү дә ансатлардан түгел. Әмма бер генә зарлану, ах ору сүзләре ишетмәссең Ләмига ападан. Күрәсең, яратып башкарган хезмәт кенә йөзгә нур, эшкә дәрт өсти торгандыр. Тормыш иптәше Мансур вафатыннан соң төп ышаныч улларында аның. Аларына исә бүгенге көндә "Сөбханалла" гына диярлек. Олы улы Ринат гаиләсе белән күрше урамда гына яши. "Ике сыер асрыйлар, яңа савылган сөт, каймак, эремчекләрне алардан алам",-ди Ләмига апа. Балаларының якында булуы тормышына да җиңеллек өсти. Уртанчы улы Фәрит Ямашта үз гаиләсен корган, кечкенәсе Булат Казан энергетика университетының өченче курс студенты. Барысы да әниләре өчен терәк, ныклы таяныч. Кайда гына булсалар да әниләрен, ул пешергән татлы ризыкларны сагынып кайта алар. Өйгә таралган тәмле аш, хуш исле бәлеш исләрен тагын ни генә алыштыра алыр икән?!

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев