- Әниләр көне алдыннан һәрвакыт 4 ел элек бакыйлыкка күчкән газиз әнием Гөлҗиһанны зур хөрмәт белән искә аламын. Безгә бик кечкенәдән яхшы хезмәт тәрбиясе бирүе өчен аңа барыбыз да мәңге рәхмәтлебез. Аллага шөкер, дәрәҗәле уку йортлары тәмамларга насыйп булмаса да, ким-хур булып яшәмәдек. Тормышымда әниемнең өйрәткән һөнәрләре бик күп булды....
- Әниләр көне алдыннан һәрвакыт 4 ел элек бакыйлыкка күчкән газиз әнием Гөлҗиһанны зур хөрмәт белән искә аламын. Безгә бик кечкенәдән яхшы хезмәт тәрбиясе бирүе өчен аңа барыбыз да мәңге рәхмәтлебез. Аллага шөкер, дәрәҗәле уку йортлары тәмамларга насыйп булмаса да, ким-хур булып яшәмәдек. Тормышымда әниемнең өйрәткән һөнәрләре бик күп булды. Әни серенә төшендереп калдырган камыр ашларын инде бүгенге көндә кызларым белән яратып әзерлибез. Кул эшләренә дә күршегә кергәнебез юк. Тегү-чигүне дә бик яратып башкарабыз, - ди Күгәрчен авылыннан социаль хезмәткәр булып эшләүче, дүрт бала анасы Алсу Мөхәммәтҗанова
Бүген тормыш иптәше Фәйзенур белән дүрт балага тәрбия кылалар. Тормыш иптәше заводта эшли, үзе авылда өлкән яшьтәге биш әби һәм бер бабайга хезмәт күрсәтә. Балаларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерергә тырышалар. Быелгы җәйдә 64 мең сумлык каен җиләге генә җыеп сатканнар. Моннан тыш бакчаларында җиләк-җимеш, табигать нигъмәтләрен үзләренә, туган-тумачаларына да җитәрлек итеп әзерләгәннәр алар. Быел да кыяр-помидорлары, кабак- бәрәңгеләре мулдан уңган. Ә хуҗалыкларындагы 9 терлекне карап тәрбияләү, нигездә, 11 нче сыйныфта укучы уллары Булатка йөкләнгән. Йорт эшләрен барысы да бергәләшеп башкарырга яраталар. Ике яшьлек төпчек балага аеруча күмәк игътибар бирәләр икән йортта.
-Бу уңайдан әтибезгә бик рәхмәтлебез.Ашыгыч ярдәм хезмәткәре кебек ул. Нинди генә очракта да янәшәбездә булырга тырыша, киңәшләрен бирә, балаларның өйдәге укытучысы сыман. Форсаттан файдаланып барлык әниләргә саулык-сәламәтлек телим, берүк аларны Ходай бала хәсрәтеннән сакласын, кайгы-фаҗигаләрдән ерак йөртсә иде,-ди Алсу.
Идрис Аметов .
Нет комментариев