Элегрәк кунакка туган-тумача, дус-иш кайтса кая алып барырга, ничек күңелләрен күрергә дип аптыраш иде. Хәзер бер кат сыйлагач Кама буендагы ял паркына алып төшәргә мөмкин. Әйе, өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килерлек, менә дигән ял урыныбыз бар хәзер. Әле кайчан гына бу яр буйлары ташландык хәлдә иде бит. Ә...
Элегрәк кунакка туган-тумача, дус-иш кайтса кая алып барырга, ничек күңелләрен күрергә дип аптыраш иде. Хәзер бер кат сыйлагач Кама буендагы ял паркына алып төшәргә мөмкин. Әйе, өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш килерлек, менә дигән ял урыныбыз бар хәзер. Әле кайчан гына бу яр буйлары ташландык хәлдә иде бит. Ә бүген район үзәген бизәп, көлеп тора. Бу урын соңгы вакытларда балыкбистәлеләрнең аеруча яраткан урынына әверелә бара.Биредә, аеруча балалар өчен, нинди генә әкияти аттракционнар, таганнар, шугалаклар юк. Ярдан аз гына төштең исә, спорт белән шөгыльләнү өчен тулы бер комплекс мәйданчык бар. Тагын да ярга якынайдың исә, кармагыңны ыргыт - балык каптыр. Ял итим дисәң зиннәтле урындыкларга рәхим ит, рәхәтләнеп гапләшеп утыр, Чулман дулкыннары белән серләш, табигать матурлыгында фотога төш, рәсем яса. Аз гына читтә су коену, кызыну урыннары күңелне җәлеп итә. Райондашлар гына түгел, кайткан кунаклар да бик хуп күрәләр бу урынны. Авылларыбыздан, күрше-тирә районнардан да махсус килүчеләр күбәя бара. Бистәнең олысын-кечесен магнит сыман үзенә тартучы гүзәл почмакка әйләнде Чулман яры. Шөкер, биредә төзелеш эшләре әле быел да зур масштабларда дәвам итәчәк. Аның тагын да матурланачагына өмет зур диясе килә.
-Без авылда яшәгәч район үзәгендәге һәр яңалыкны күреп җиткермибез. Әмма барысы хакында да район гәҗитеннән укып танышып барабыз. Чулман буендагы ял паркы хакында да күп язылды. Күптән түгел үзебез дә балалар белән шул паркта булып кайттык. Чыннан да Чулман яры танымаслык булып матурланган, үзгәргән. Балалар мәйданчыгында уйнар өчен ниләр генә юк! Яшьләргә шөгыльләнер өчен спорт тренажерлары, баскетбол мәйданчыгы булу да бик әйбәт. Вакытың бар икән-рәхәтләнеп кил, ял ит кенә. Тик машина куяр өчен махсус урын булмау гына җайсыз. Без дә юл читенә куярга мәҗбүр булдык,-ди Котлы Бөкәштән Дильшат Вафина.
-Әнием сеңлем белән икебезне көн дә диярлек Чулман буендагы ял паркына алып килә. Безгә монда бик ошый. Сеңлем әле кечкенә, ул комлыкта гына уйный. Ә мин дусларым белән таганда атынырга, ясалма таудан шуарга яратам, - ди 7 яшьлек Алинә.
Редакциядән: урнашуыбыз да Чулман ярына якын булганлыктан бирегә ял итәргә килүчеләрдән шактый кызыклы фикерләр ишетергә туры килә. Безгә юлланган хатларда да әлеге урын турында еш искә алына. Инде аларның кайберләренә аерым колак салып үтик:
Фердинанд Сәмиев, пенсионер: "Чулман яры буен кешеләргә уңайлы булсын өчен электән эшләр алып барылды. Аның ишелү куркынычы зур иде. Шуңа күрә проект-документация төзелеп башта ныгыту эшләре үткәрелде. Татарстан Президенты тарафыннан парклар һәм скверлар, ял итү урыннарын булдыру буенча программа кабул ителеп акчасы да бүленеп бирелгәч эш тамырдан үзгәрде.
Хәзерге көндә бу мәйданчык халыкка, балаларга ял итү өчен менә дигән урын. Мин үзем дә бу урынга җәен-кышын да көн саен диярлек йөрим. Тренажерларда шөгыльләнәм, ял итәм.
"Кем эшләми, шул гына ялгышмый", - дигән мәкаль бар. Мондый зур эш эшләгәндә кимчелекләр дә булыр. Вакыт белән барысы да җайланыр. Күп нәрсә үзебездән дә тора бит. Чүп-чарлар ташлыйбыз, кирәкмәгәнгә җиһазларны каерабыз, ватабыз.
Айгөл Сабирова, балыкбистәле:
- Мин тумышым белән Балык Бистәсеннән. Инде менә 15 елга якын Мәскәү шәһәрендә яшим.
Соңгы ун елда районга кайтканым юк иде. Әмма, интернет безне туган якларга еш алып кайтып тора. Район газетасы сайты аша Чулман ярындагы үзгәрешләр турында танышып, сокланып утырган идек. Инде менә үз күзләребез белән күреп тагын бер кабат шатландык. Куакларга төренгән яр буе ничек үзгәргән, матурайган? Чиста, тәртип, күргәннәребездән бик канәгать калдык.
Лилия Решетилова, балыкбистәле:
- Сүз дә юк, барысы яхшы биредә, халык өчен эшләнгән. Янәшәдә генә коену, кызыну урыны. Тик туалет булмавы гына проблема тудыра, кем кая туры килә, шунда йомышын үти. Аннан, пляж җиһазланмаган, чүп калдыру өчен махсус урыннар юк. Болары да исәпкә алынса, идеал ял урыныбыз булыр иде.
Диләрә, студент:
- Бу паркның булуы һәркемгә уңайлы. Без мәктәптә укыганда болар турында хыялланырга гына кала иде. Балаларга уйнарга, яшьләргә ял итәргә менә дигән урын.
Камиллекнең чикләре юк, әле монда да кирәкле объектлар җитеп бетми кебек. Дөрес, мәйданчыгы да мөмкинчелек биреп бетерми бугай. Коену ярындагы су бәреп чыгарган чүп-чарлардан арындыру әмәлен табарга иде. Су төбендә тимер калдыклары комачаулык тудыра.
Рушания, Казан шәһәреннән кайткан кунак:
- Искиткеч матур урын барлыкка килгән. Балаларны уен җиһазларыннан аерып алып булмый. Барысы бушка бит әле. Янәшәдә генә су керү мөмкинлеге бар. Биредә туалетлар куелса, түләүле булсын, ничек уңайлы булыр иде. Аннан, су керүчеләр өчен чишенү-киенү урыннары кую кирәктер дип уйлыйм. Машиналарны калдыру урыны булмау да әлегә бирегә килүчеләр өчен уңайсызлыклар тудыра. Ә гомумән алганда, мондый җәннәт урыны булдыручылар адресына: "Афәрин, балыкбистәлеләр!" сүзен җиткерәсе килә.
_____________________________________________________________________________________________________________________
Район башлыгы Илһам Валеевның Балык Бистәсе гимназиясендә Татарстанда экология һәм җәмәгать урыннары елы ачылуга багышланган экология дәресендә ясаган чыгышыннан:
"2008 елда Балык Бистәсе районы башлыгы итеп билгеләнгәч, иң элек Кама буйларын әйләнеп кайтырга булдым. Анда коточкыч күренеш. Балык Бистәсе ел саен 1 сантиметрга елгага таба шуыша икән ләбаса. Шул тирәдәге йортларда яшәүче хатын-кызлар чорнап алды үземне. Йортларының җимерелүе, ишек, тәрәзәләрнең кыйшаеп ябылмавыннан зарланыштылар. Шул очрашудан соң беренче эш итеп Кама ярын ныгытуны максат итеп куйдык. Татарстан Президенты, Экология министрлыгы да гозеремне аяк астына салмадылар. Бу максатка 140 миллион сумга якын акча бүлеп бирелде. Яр тимер субайлар кагып ныгытылды, асфальт түшәлде. Ә узган ел бу территорияне төзекләндерү, бизәүгә керештек. Менә дигән ял урыны барлыкка килде. Якын киләчәктә яр буена теплоходлар да туктарлык итеп эшләрбез әле. Изге Болгарыбызга, башка тарихи урыннарга сәяхәтләр оештырырбыз."
Авторлар: Гөлназ Нуриева,
Нияз Шәйдуллин,
Илгиз Җамалиев,
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев