Балык Бистәсендә законсыз әйләнештән 174,6 литр спиртлы сыеклык алынган
Җәмгыять

Балык Бистәсендә законсыз әйләнештән 174,6 литр спиртлы сыеклык алынган

Агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре спирт һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен, шуңа бәйле җинаятьләрне ачыклау, кисәтү максатыннан 541 тикшерү үткәргәннәр. Шул исәптән 230 автотранспорт тикшерелгән. 11 кеше административ җаваплылыкка тартылганнар. Ә өч факт буенча җинаять эше кузгатылып судка жибәрелгән. Законсыз әйләнештән 174,6 литр...

Агымдагы елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре спирт һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен, шуңа бәйле җинаятьләрне ачыклау, кисәтү максатыннан 541 тикшерү үткәргәннәр. Шул исәптән 230 автотранспорт тикшерелгән. 11 кеше административ җаваплылыкка тартылганнар. Ә өч факт буенча җинаять эше кузгатылып судка жибәрелгән. Законсыз әйләнештән 174,6 литр спиртлы сыеклык алынган.

фотоIrgou.ru


Нет комментариев