Кичә балалар иҗат үзәгендә Балык Бистәсе Әтиләр советының ачык утырышы булды. Иң элек әтиләрне "Яшь армия" хәрәкәте отрядлары сәламләделәр.Аннары алар иҗат үзәгендә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар. Әтиләр советы рәисе Илсур Садыйков " Әтиләр советының иң яхшы эмблемасы" конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде, бүләкләр тапшырды. Пленар өлештә Илсур Садыйков...
Кичә балалар иҗат үзәгендә Балык Бистәсе Әтиләр советының ачык утырышы булды.
Иң элек әтиләрне "Яшь армия" хәрәкәте отрядлары сәламләделәр.Аннары алар иҗат үзәгендә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар.
Әтиләр советы рәисе Илсур Садыйков " Әтиләр советының иң яхшы эмблемасы" конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде, бүләкләр тапшырды.
Пленар өлештә Илсур Садыйков 2016-2017 уку елында эш йомгаклары,киләсе уку елына планнар турында доклад белән чыкты.
Бүгенге көндә районыбызның мәгариф, мәктәпкәчә, өстәмә белем оешмаларында 47 әтиләр советы эшләп килә. Докладчы аларның балалар тәрбияләүдә тоткан роле, мәгариф оешмаларына күрсәткән ярдәмнәре турында сөйләде. Узган уку елы йомгакларына тукталды. Белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә әтиләргә дә зур бурычлар йөкләнүен ассызыклады.
Фикер алышуларда әтиләр советлары рәисләре: Альберт Бәдретдинов (Күки мәктәбе), Рамил Хисамиев (Зур Мәшләк), Петр Степанов (Котлы Бөкәш), Айрат Хәкимуллин ("Мишутка" балалар бакчасы) катнаштылар. Ел дәвамында башкарган эшләре турында сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар
Автор Илгиз Җамалиев.
фото автордан.
Нет комментариев