Бүген Чулман яры ял паркында "Татарстан чаңгы юллары-2018" массакүләм ярышлары булып узды. Табигать тә спорт сөючеләргә, тамашачыларга кояшлы матур көнен бүләк итте.
Чаңгычылар 5 яшь категориясенә бүленеп ярыштылар.
Иң күп призлы урыннарны Күгәрчен авыл җирлеге командасы алды. Ләйсән Нәбиуллина, Марсель Шәмсевәлиев (14 тән 17 яшькә кадәр), Гөлчәчәк Әгъзамова Марсель Мингарипов (31 дән 40 яшькә кадәр) беренче урыннарны яуладылар. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе спортчылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Бу мәктәптән Динар Гайниев (18 дән 30 яшькә кадәр), Ирина Кузнецова (41 дән 50 яшькә кадәр), Владимир Фадейчев (51яшь һәм өлкәнрәкләр) үз яшь категорияләрендә җиңүчеләр булдылар. Күкидән Гүзәл Шиһапова (18 дән 30 яшькә кадәр), Ямаштан Алмаз Баһавиев (41 дән 50 яшькә кадәр), Юлсубинодан Эльвира Зыятдинова (51яшь һәм өлкәнрәкләр) беренче урыннарны алдылар.
Балык Бистәсеннән 77 яшьлек Нурсанә Тәхавиева ярышларның иң өлкән , Балык Бистәсе 2 мәктәбеннән Илүзә Насыйбуллина иң яшь катнашучы буларак махсус призга лаек булдылар.
Җиңүчеләргә Мактау Грамоталарын, акчалата бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов тапшырды.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев