Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсендә притоннар булмаса да, кулланучылар бар

Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә наркотик һәм психотроп матдәләр әзерләү, куллану буенча притоннар юк, диделәр район эчке эшләр бүлегендә. Шулай да, наркотиклар белән "шаяручылар" бар икән. Агымдагы елда гына да наркотик кулланучыларга, наркотик матдәләрне саклаучыларга, диагностика үтүдән баш тартучыларга, наркотиклы үсемлек үстерүчеләргә карата 18 административ беркетмә төзелгән. Шулай ук "Наркотикларсыз...

Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә наркотик һәм психотроп матдәләр әзерләү, куллану буенча притоннар юк, диделәр район эчке эшләр бүлегендә. Шулай да, наркотиклар белән "шаяручылар" бар икән. Агымдагы елда гына да наркотик кулланучыларга, наркотик матдәләрне саклаучыларга, диагностика үтүдән баш тартучыларга, наркотиклы үсемлек үстерүчеләргә карата 18 административ беркетмә төзелгән.

Шулай ук "Наркотикларсыз тормыш", "Мәк-2017"оператив-профилактик операцияләр барышында 778 квадрат метр мәйданда кыргый рәвештә үсүче наркотиклы үсемлекләр ачыкланган. Җаваплы кешеләргә аларны юкка чыгару таләбе белән 12 күрсәтмә бирелгән. 768 квадрат метр мәйданда наркотиклы үсемлек юкка чыгарылган. Законлы күрсәтмәне үтәмәгәне өчен бер җитәкче административ җаваплылыкка тартылган.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоpobedpix.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев