Балык Бистәсендә изгелек гамәле
Җәмгыять

Балык Бистәсендә изгелек гамәле

Биш елга якын инде Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) хезмәткәрләре Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль приютында тәрбияләнүчеләргә шефлык ярдәме күрсәтәләр.

Шушы көннәрдә алар Яңа ел бәйрәме уңаеннан биредә тәрбияләнүче 22 сабыйны тәм-том тулы пакетлар белән сөендерделәр. Моннан тыш, коллектив хезмәткәрләре нәниләргә байтак кына күләмдә өс киемнәре дә алып килгән иделәр.

Нет комментариев