Балык Бистәсендә хөкем ителүчеләрне психолог тәрбияли
Җәмгыять

Балык Бистәсендә хөкем ителүчеләрне психолог тәрбияли

Хөкем ителүчеләрне дөрес юлга бастыру, алар тарафыннан кабат җинаятьләр кылуны кисәтү-Балык Бистәсе районы буенча җинаять-башкарма инспекциясе эшчәнлегендә төп бурычларның берсе булып тора.

-Бергә-бер, группаларга җыелып әңгәмәләр уздыру профилактик эшнең төп формасы. Аларны инспекцияседә дә, хөкем ителүчеләрнең яшәү,уку, эш урыннарында да уздырабыз. Ләкин кайберәүләренең күңеленә ачкыч табып булмый. Ә аларның нәрсә белән кызыксынуларын, ихтыяҗларын, характерларының көчле, йомшак якларын белми торып төзәлү юлына бастыру мөмкин түгел. Шул вакыт безгә психологлар ярдәмгә килә,- ди район җинаять-башкарма инспекциясе начальнигы Александр Крайнов.

Әле күптән түгел инспекциядә ТР буенча УФСИН психологы Клара Насыйбуллина районыбыз территориясендә яшәүче шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр белән очрашу үткәрде. Аның барышында хөкем ителүчеләр белән шәхси тестлау уздырылды. Аларда бу зур кызыксыну уятты. Тестлаудан соң психолог хөкем ителүчеләргә катлаулы тормыш ситуациясеннән чыгу,зарарлы гадәтләрдән арыну,гаиләне саклап калу буенча тәкъдим- киңәшләрен бирде.

Бу очрашу, эчкерсез әңгәмәләр эзсез калмас, уңай нәтиҗәләр бирер дигән өметтә калабыз.

Илгиз Җамалиев.

фотоVitamed-rm.ru


Нет комментариев