Балык Бистәсендә “Халыкара коррупция белән көрәш көне” уңаеннан зур чаралар үткәреләчәк
Район башлыгы карары белән "Халыкара коррупция белән көрәш көне" уңаеннан 1 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр районда зур чаралар үткәрү планлаштырыла.
Әйтиек, бу чорда мәктәпләрдә ачык дәресләр, класс сәгатьләре үткәрү, китап күргәзмәләре, рәсем конкурслары оештыру, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашулар, "Бергә алыныйк, дуслар" шигаре астында төрле спорт чаралары үткәрү күздә тотыла. Шулай ук авыл җирлекләрендә дә бу юнәлештә комплекслы чаралар уздыру каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев