Балык Бистәсендә "Авыл офыклары" газетасына язылу башланды
Җәмгыять

Балык Бистәсендә "Авыл офыклары" газетасына язылу башланды

2018 елның беренче яртыеллыгына газетабызга алдан язылу кампаниясе башланып китте.

Әлегә бәяләр элеккечә кала. Кайчанга кадәрле булыр, төгәл генә әйтүе дә кыен. Соңгы вакытларда аның яңа бәясе турында сөйләшүләр бара. Артачагы мәгълүм. Тиздән күпмегә икәнлеге дә ачыкланыр. Ә бүген, иртәгә яздырырга өлгерүчеләрнең отачагы - монысы инде төгәл билгеле. Аннан килә, соңгы вакытларда редакциягә шалтыратучыларның соравына җавап йөзеннән шуны җиткерәбез: бу елның икенче яртыеллыгына язылмыйча калучылар почта бүлекләренә барып языла алалар. Аларга газетабыз икенче ай башыннан ук килә башлаячак.


Нет комментариев