Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә аккумулятор караклары капты

Угры,карак дигәнең караучысыз калган мал-мөлкәтне карап кына йөри инде. Менә берничә ел республикада, шул исәптән безнең районда йөк автомобильләреннән, авыл хуҗалыгы машиналарыннан аккумуляторлар салдыру очраклары артты. Ә аларның уртача бәясе 10-15 мең сум тирәсе. Ярты бәясенә генә урнаштырсаларда, никадәр "файда". Ноябрь ахырында безнең районда аккумуляторлар "аяклану"ның өч очрагы теркәлде. Төнге...

Угры,карак дигәнең караучысыз калган мал-мөлкәтне карап кына йөри инде. Менә берничә ел республикада, шул исәптән безнең районда йөк автомобильләреннән, авыл хуҗалыгы машиналарыннан аккумуляторлар салдыру очраклары артты. Ә аларның уртача бәясе 10-15 мең сум тирәсе. Ярты бәясенә генә урнаштырсаларда, никадәр "файда".

Ноябрь ахырында безнең районда аккумуляторлар "аяклану"ның өч очрагы теркәлде. Төнге 23.00 дән 02.00 сәгатьләр тирәсендә билгесез кешеләр урамда калдырылган машиналарның аккумуляторларын салдыралар. Шулай итеп машина хуҗаларына шактый материаль зыян китерәләр. Безнең район һәм Казан полиция хезмәткәрләре эзләренә төшмәсә, бу егетләр җиңел кәсепләрен алга таба да дәвам иткән булырлар иде әлбәттә. Оператив эзләнү барышында җинаять өстендә тоткарлыйлар аларны. Бактың исә, бу егетләр Алексеевск, Лаеш, Питрәч, Яшел Үзән районнарында да шактый машиналарны "чишендергәннәр" . Җинаятчел схемалары бик гади. Төнлә белән җиңел машина белән район үзәкләренә киләләр дә, урамда калдырылган йөк машиналарын "күзләп йөриләр". Аларның берничек тә сакланмаганлыгына инангач минутлар эчендә аккумуляторларны салдырып алып Казан тарафына сызалар.

Җиңел кәсеп белән көн күрергә теләүче һәр заманда да булган һәм булачак .Шулай булгач шәхси "Камаз" хуҗаларына машиналарын ныграк сакларга киңәш итәсе кала. Аларны махсус саклана торган тукталышларда урнаштыру бик яхшы булыр иде дә... Безнең районда (элеккеге АТП териториясен санамаганда) андый урыннар юк шул. Һич югы машиналарны яхшы яктыртыла торган, видео күзәтү приборлары булган урыннарда калдырыга кирәк. Заманча ,яхшы сигнализация белән җиһазлау да зыян итмәс.

Илгиз Җамалиев.

фотоinfovohttp://infovoronezh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев