Бүген районыбызда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә" Бердәм Россия көне" узды.
Аның кысаларында Дәүләт Советы депутатлары Анастасия Исаева,Разия Садыкова, кеше хокуклары буенча уполномоченный Сәрия Сабурская, "Союз пенсионеров России"нең Татарстан Республикасы буенча җәмәгать оешмасының бүлек рәисе Любовь Мишина, төрле министрлыклар вәкилләре 6 мәйданчыкта очрашулар, эшлекле уеннар, "Түгәрәк өстәл"ләр үткәрделәр. Аларның һәркайсында балыкбистәлеләргә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр, проблемалар, "Бердәм Россия"нең район бүлекчәсенә адресланган хат-мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турындагы сораулар тикшерелде.
(Бу турыдагы язманы газетаның алдагы санында укый аласыз)
Вазыйх Фатыйхов.
Нет комментариев