Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең “Кичектергесез ярдәм” хезмәткәрләре  ярдәмгә һәрвакыт әзер
Җәмгыять

Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең “Кичектергесез ярдәм” хезмәткәрләре ярдәмгә һәрвакыт әзер

Район үзәк хастаханәсенең 105 нче бүлмәсендә "Кичектергесез ярдәм" кабинеты эшли башлавы хакында газетабыздан хәбәр иткән идек инде. Аның ачылуы бик вакытлы һәм кирәк, дип саный райондашлар. -Һәр көнне уртача 15-17 кешене кабул итәбез. Күбрәк кан басымы, йөрәк-кан әйләнеше авыртулары белән мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук егылып имгәнүчеләр, төрле тән җәрәхәтләре белән...

Район үзәк хастаханәсенең 105 нче бүлмәсендә "Кичектергесез ярдәм" кабинеты эшли башлавы хакында газетабыздан хәбәр иткән идек инде. Аның ачылуы бик вакытлы һәм кирәк, дип саный райондашлар.
-Һәр көнне уртача 15-17 кешене кабул итәбез. Күбрәк кан басымы, йөрәк-кан әйләнеше авыртулары белән мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук егылып имгәнүчеләр, төрле тән җәрәхәтләре белән килүчеләр дә бар. Андый очракта беренче ярдәмне күрсәткәннән соң, авыруны кизү торучы табиб карый һәм дәва билгели,-ди биредә эшләүче шәфкать туташы Гөлфия Сәйфетдинова.

Нет комментариев