Балык Бистәсе Юлсубино авылы китапханәсендә “Кара һәм канлы сентябрь” дип исемләнгән хәтер сәгате узды
Җәмгыять

Балык Бистәсе Юлсубино авылы китапханәсендә “Кара һәм канлы сентябрь” дип исемләнгән хәтер сәгате узды

Кешелек дөньясы XXI гасырга, узган гасырдагы зур сугышлар, олы югалтулар башка кабатланмасын иде диеп, тотрыклы тыныч тормышка өметләнепаяк басса да, Һәлакәтләр, кеше гомерләрен өзүче күренешләр бер-бер артлы булып тора.Терроризм дигән явыз дошман шундыйларың берсе. Бу гаять зур проблема безнең илебезне генә түгел, башка күп кенә илләрне дә биләп алды һәм...

Китапханәнең тышкы ягында кычкырып сөйләшкән һәм каты итеп тәрәзәгә шакылдаткан тавышлар балаларны шомландырып җибәрде. Шул чак, кап карадан киенгән,башларына битлек кигән, билләренә шартлаткыч путалар ураган, кулларына автомат тоткан ике бәндә китапханәгә бәреп кереп үзләрен террорчы дип игълан иттеләр:

-Сез тотыклар, безнең барлык боерыкларыбызга буйсынырга тиешсез, ә буйсынмаучыларга үлем, дип янадылар. Беркая, беркемгә хәбәр итмисез дип, кесә телефоннарын да җыеп алдылар, ашарга, эчәргә, туалетка барырга рөхсәт юк, диеп белдерделәр. Алар чыннан да явыз һәм куркыныч иделәр, берара балалар куркып та калдылар, кечерәкләр елый башлады...( Соңыннан тынычландылар әлбәттә, битлекләрен салган террорчы абыйлары белән кабат-кабат фотога төштеләр, ә террорчы егетләр бертуган Низамов Фидан белән Фәнзил бу рольне бик тә килештереп башкардылар).

Менә шушы кечкенә генә сәхнәләштерелгән күренеш та Беслан фаҗигасендәге җанөшеткеч мәхшәрне күзалларга мөмкинлек тудырды. Ә бит террор гамәлендә бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә, күпме кайгы-хәсрәт, күпме югалту, күпме күз яше. Шатланып-куанып Белем бәйрәменә җыйналган 1100 укучының, аларның әти-әниләренең, аларга белем бирүче укытучыларның, әллә гаепләре булганмы? Юк...Бу террорчылык актында үлгән 334 кешенең ( 186 балалар) гомере өчен кем җавап бирә, шушы хәлләрдән соң ничек яңадан яши башларга?! Саный китсәң сораулар күп, җавабы гына бернинди дә нәтиҗә бирми...

Укучыларны бу тема, халык фаҗигасе, кеше кайгысы, битараф калдырмады диясе килә, йотлыгып тыңладылар алар бу хакта,вакытсыз корбан булган яшьтәшләренең фоторәсемнәрен күреп сыкрандылар, компьютердан караган рәсем-күренешләр, видеолар балаларда террорчыларга карата нәфрәт уятты.

Соңыннан, укучыларның шәхси иминлеген искә алып, гадәттән тыш хәл була калса нишләргә, үзеңне саклап калу өчен нинди чаралар кулланырга, барысы турында да сөйләп кителде. Шулай ук кичектергесез хезмәтләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең телефон номерлары әйтелде.

Нәзирә Минеханова,

Юлсубино авылы китапханә мөдире.

фото:Levitra-sialis.ru


Нет комментариев