Балык Бистәсе янгынчылары безне афәтләрдән сакларга әзерме?
Җәмгыять

Балык Бистәсе янгынчылары безне афәтләрдән сакларга әзерме?

Кем, кем, ә менә янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре физик яктан да, рухи яктан да нык булырга тиештер инде. Гадәттән тыш хәлләр булды исә, алар беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр бит. Кем әйтмешли утына да , суына да керәләр. Моның өчен көчле дә, җитез дә, кыю да булырга кирәк. Ә безнең янгынчы-коткаручыларның физик...

Кем, кем, ә менә янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре физик яктан да, рухи яктан да нык булырга тиештер инде. Гадәттән тыш хәлләр булды исә, алар беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр бит. Кем әйтмешли утына да , суына да керәләр. Моның өчен көчле дә, җитез дә, кыю да булырга кирәк. Ә безнең янгынчы-коткаручыларның физик әзерлеге ничек соң? Менә шуны ачыклау максатыннан "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексына җыелдылар алар. Кырыкка якын янгынчы «Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексы нормативларын тапшырдылар. ГТОны тестлауның Балык Бистәсендәге үзәге җитәкчесе Фидаил Фазлеев әйтүенчә, күбесе яхшы физик әзерлектә булуларын исбатлаганнар.

Илгиз Жамалиев.


Нет комментариев