БАЛЫК БИСТӘСЕ ВЕТЕРАННАРЫ ХАТИРӘЛӘР УРТАКЛАША
Җәмгыять

БАЛЫК БИСТӘСЕ ВЕТЕРАННАРЫ ХАТИРӘЛӘР УРТАКЛАША

Һәр язда Котлы Бөкәш "Дуслык" балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар белән очрашулар үткәрәбез. Җиңү язын каршы алган элеккеге фронтовиклар бүген инде чал чәчле, маңгайларын тирән буразналар каплаган, җыерчыклы кулларында авыр елларның онытылмас истәлеге калган әби-бабайлар.

Шуларның берсе - Ильяс Мөлек улы Садыйков. Очрашуны балалар патриотик темага багышланган музыкаль сәлам белән ачып жибәрделәр. Кичәнең икенче өлешендә кунагыбыз балалар белән йөрәк түрендә саклаган сугыш хатирәләре белән бүлеште. Очрашу Ильяс агайда бик күп истәлекләрне яңарткандыр. Әйе, өлкән буын күпне күргән, күпне кичергән. Алар инде дәрт-дәрманнары ташып торган яшь җилкенчәк түгел. Җиңүнең кабатланган hәрбер имин язы ветераннарга шатлык-сөенечләр генә алып килсен иде. Йөрәгегездә сыкраган яралар быел 72 нче тапкыр яңарса да, сез әле бик күп язларны каршы алырга тиеш. Сез- тарихның үзе! Сезнең сафлар көннән-көн сирәгәя барганда, күңелләр әрни. Яшәгез әле, озын гомерле булып, үз аякларыгыз белән җир җылысын тоеп, бәрәкәтле тормышта гомер кичерегез!

Лилия Шаһиева,

Котлы Бөкәшнең "Дуслык"
балалар бакчасы тәрбиячесе.


Нет комментариев