Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим" дип исемләнгән республика күләм һөнәри осталык конкурсы булып узды. Конкурс өч этапта булды. Беренче турга Татарстанның 32 районыннан һәм Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән "Мин һәм минем тәрбиядәге балалар татарча сөйләшәбез" дигән...
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим" дип исемләнгән республика күләм һөнәри осталык конкурсы булып узды.
Конкурс өч этапта булды. Беренче турга Татарстанның 32 районыннан һәм Казан, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән "Мин һәм минем тәрбиядәге балалар татарча сөйләшәбез" дигән темага 50 видеоролик тәкъдим ителгән иде. Финалга чыккан 16 эш арасында безнең районның "Березка" балалар бакчасының музыкаль хезмәткәре Елена Маслова ижат иткән видеоролик та бар иде.
Финалда да конкурста катнашучыларны зур сынаулар көткән икән. Алар башта үзләре белән таныштырдылар. "Мин сине интерактив уенга өйрәтәм" конкурсында, уен-викторинада катнаштылар, текстлар тәрҗемә иттеләр, татар телендә җырладылар, биеделәр. Кыскасы, үзләренең югары һөнәри осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр, призерлар билгеләнде. Елена Маслова "Йөрәгемне балаларга бирәм"номинациясендә призлы урын алды.
Мин ана: " Бу җиңүгә ничек ирештегез?",- дип сорадым.
-Бер генә җиңү дә җиңел бирелми. Алар артында зур хезмәт ята. Миңа шәхсән татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр бик булыштылар. Бөтен коллективның бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә мин бу конкурсның призеры булырга ирештем. Бу җиңүем-барлык хезмәттәшләремнең уртак уңышы,-дип җавап бирде ул.
Елена Маслова педагоглар гаиләсеннән. Әнисе -тәрбияче, апасы -укытучы. Елена үзе музыка мәктәбен тәмамлаган, педагогия көллиятендә белем алган. Менә 23 ел инде "Березка" балалар бакчасында эшли. Бу аның беренче генә җиңүе түгел инде. 2016 елда Елена "Ел тәрбиячесе" конкурсының муниципаль этабында призлы урын алган.
Минем берничә тапкыр аның дәрес үткәргәнен күзәткәнем бар. Үз эшенең остасы икәнлеге күренеп тора. Дәресләрен дустанә атмосферада уздыра, балалрны кызыксындыра, иҗади эшкә тарта белә ул.
Мин Елена Масловага һәм барлык коллективка алга таба да уңышлар телим.
Гөлназ Нуриева.
Нет комментариев