Балык Бистәсе районының яшь гаиләләре  ана капитал  сертификатына ия булдылар
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының яшь гаиләләре ана капитал сертификатына ия булдылар

Күптән түгел икенче тапкыр ата-ана булу бәхетенә ирешкән яшь гаиләләр өчен ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы булды. Лисовлар гаиләсе ике ул үстерә. Олысын Станислав, кечесенә Владислав дип исем кушкан алар. Икенче уллары 2016 елның декабрь аенда дөньяга килгән. Крайновларның да ике уллары бар. Икенчесен Вячеслав дип исемләгәннәр. Әлеге бәхетле гаиләләрне...

Күптән түгел икенче тапкыр ата-ана булу бәхетенә ирешкән яшь гаиләләр өчен ана капиталына сертификат тапшыру тантанасы булды.
Лисовлар гаиләсе ике ул үстерә. Олысын Станислав, кечесенә Владислав дип исем кушкан алар. Икенче уллары 2016 елның декабрь аенда дөньяга килгән. Крайновларның да ике уллары бар. Икенчесен Вячеслав дип исемләгәннәр. Әлеге бәхетле гаиләләрне район пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Минзия Валеева котлады һәм сертификат тапшырды. Гаиләләренең нык булуын, балаларының сау-сәламәт булып үсүләрен теләде ул. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова да аларга котлау сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды. Сергей Фалин аларга багышлап җыр бүләк итте.
Таңсылу Минһаҗева.

Нет комментариев