Полянка авылы күңел ачу - китапханә үзәгендә уздырылган "Районның 90 еллык тарихын барлап" дип аталган күргәзмә сәяхәт шушы үзәккә йөрүче китап сөючеләр арасында зур кызыксыну уятты. Күргәзмәдә районыбызда элегрәк бастырылган "Октябрь юлы" һәм хәзерге чорда чыгып килүче "Авыл офыклары" газеталарының кайбер саннары урын алган иде.
"Октябрь юлы" газетасының 1980 елның 1 нче майда чыккан санында КПСС район партия комитеты беренче секретаре В. Я. Корнеевның "Бөртеклеләрне җитештерүне арттыру" турындагы доклады игътибарга лаек. Аны укыганда шул чорда районыбыз тормышындагы якты сәхифәләрне искә төшерәбез.
Ә инде шул ук газетаның 1982 ел 30 нчы декабрь санында беренче биттә "СССР оешуга 60 еллыкны нәтиҗәле каршылау өчен барган Бөтенсоюз социалистик ярышта икътисади һәм социаль үсештә югары күрсәткечләр өчен Балык Бистәсе районы РСФСР Министралар Советы һәм ВЦСПСның Күчмә Кызыл байрагына лаек булды", дигән хәбәр бар.
"Дуслык-уңыш сере" газетаның ул чордагы этәргеч девизы. "Октябрь юлы"ның 1968 елның 30 нчы марты санында үсеп килүче яшь буын пионер отрядлары, дружиналарының актив тормыш алып баруларын беләләр. 1967 елның 2 нче октябрендә Октябрь революциясенең 50 еллыгына багышланган хезмәт вахтасына басып һәрбер пионер отряды 1 тонна металлалом калдыклары җыеп тапшырырга тиеш булганнар һәм алар бу бурычны үтәгәннәр дә. Барлыгы 12 тонна металлалом җыелган.
Күп укучыларыбыз үзләренең якыннары, таныш белешләре турында язмалар таптылар. Үткәнгә сәяхәт ясап без район, колхоз-совхоз җитәкчеләрен искә төшердек, аларның район тормышына керткән хезмәтләрен аңладык. Әйе тормыш бер урында тормый, гел яхшыга үзгәрә бара. Тик шулай да без үткәнебезне онытмаска тиешбез, чөнки ул бездән аерым була алмый.
Анна Вильчинская.
Полянка авылы күңел
ачу - китапханә үзәге мөдире.
Нет комментариев