Балык - Бистәсе районы Юлсубино авылыннан Рәмзия Сәлахиева “яратып башкарган хезмәт үзе үк бәхет китерә”, ди
Җәмгыять

Балык - Бистәсе районы Юлсубино авылыннан Рәмзия Сәлахиева “яратып башкарган хезмәт үзе үк бәхет китерә”, ди

Тормыш юлындагы һәр баскыч кеше өчен үзенчә кадерле. Уңышлары булса сөенерлек, уңышсызлыкларга очрасаң сабак алырлык. Сынап-сыналып уза гомер, язмышлар да шулай...

"Нинди генә чагың булса да янәшәңдә якыннарың булу кирәк",-дияр бу юлны узганнар. Юлсубино авылыннан Рәмзия Сәлахиева исә "яратып башкарган хезмәт үзе үк бәхет китерер", дип тә өстәр. Әлеге сүзләрне әйтү тиккә түгел. Бар гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, авылдашлары, коллективы алдында хөрмәт казанган мөгаллимә ул.
Әле дә хәтерендә: мәктәптә укыган чакларында химия, биология дәресләрен көтеп ала иде. Юлсубинода укытучысы Гөлзаһирә Гарипованың, соңрак 10-11 сыйныфта Ямаш мәктәбенә йөреп укыган елларында Сәлимә Абдуллинаның дәрес вакытында тактага химик формулалар язып аңлатулары, лаборатор эшләр-барысы да мавыктыргыч уза. Укытучы булырмын дигән хыялый уй да, бәлкем, күңелендә шул вакытта тугандыр. "Әлеге формулалар минем өчен бәхет формулалары булды, киләчәгемә якты юл сызды",-ди ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының табигать-география факультетына керүенә дә шушы дәресләр сәбәпче булмадымы икән?! 1994 елда туган мәктәбендә, кайчандыр үзенә белем биргән укытучылар янәшәсендә, тәүге хезмәт юлын башлый Рәмзия Исхак кызы. Еллар белән әкренләп тәҗрибә туплана. Бүген аның иңнәрендә 23 еллык мөгаллимәлек стажы бар.
Тормыш иптәше Вәкил белән инде ничә еллар бергәләп мәктәп сукмагынан атлый алар.
-Язмышыма рәхмәтлемен, үземне, эшемне аңлый торган кеше белән очраштырды. Икебез дә мәктәп тормышы белән яшибез. Ул җәмгыять белеме, тормыш иминлеге нигезләре фәннәреннән дәрес бирә. Сөйләшер сүзләребез, проблемалар, шатлыклар бергә безнең. Укучылар, ата-аналар белән дә уртак тел табып эшлибез. Мәктәп, район күләмендә үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында катнашабыз,-ди Рәмзия Сәлахиева.
Катнашу гына түгел, куанырлык уңышларга да ирешә аның укучылары. 2014-2015 уку елында районда узган фән олимпиадаларында Ямаш мәктәбеннән Динә Низамова-химиядән, Юлсубино мәктәбеннән Энҗе Хәйруллина-экология буенча, Айгөл Шакирова-биологиядән беренче урынны яулыйлар. Шул ук елны Күгәрчен мәктәбеннән Айзирә Кәримуллина биологиядән призлы урынга лаек була. Ә быелгы уку елы фән олимпиадасында Юлсубино мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Гөлзидә Кәримуллина биологиядән-призер, 7 нче сыйныф укучысы Энҗе Гыйлемханова биологиядән җиңүче була.
-Хәзер укыту программалары элеккеге еллар белән чагыштырганда шактый катлаулы булса да укучыларның фикерләү дәрәҗәсе югары дияр идем мин. Хәзер компьютер заманы. Фәнне тирәнтен өйрәнер өчен интернет та ярдәмгә килә,-ди мөгаллимә.
Дәресне мавыктыргыч итеп алып бару, укучы күңелендә фәнгә кызыксыну уятыр өчен укытучылардан да тырышлык таләп ителә, әлбәттә. Бу яктан Рәмзия Сәлахиеваның тәҗрибәсе башкалар өчен өлге. 2014-2015 елларда Күгәрчен мәктәбендә дәрес биргән укучылары аны бүген дә сагынып искә алалар икән, бу да юкка түгел. "Без Рәмзия апаның дәресләрен көтеп ала идек. Химия фәненә мәхәббәтебез ул килгәч тагын да артты. Шундый мавыктыргыч, кызыклы, формулалар белән тулы дәрес булган икән бит ул. Укытучыбызга рәхмәтебез чиксез",-дип искә ала аны Күгәрчен мәктәбенең 2015 елгы чыгарылыш укучылары Алсу Касыймова белән Румия Гыйззәтова. Нәкъ шушы фәнгә мәхәббәт аларны медицина көллиятенә китергән. Әлеге уку йортында дистәләгән белем алучы райондашларыбызның да байтагы әлеге мөгаллимә дәресен узганнар.
2001 елдан мәктәп яны тәҗрибә участогы мөдире вазыйфасын алып барган Рәмзия Сәлахиеваның бу өлкәдә дә уңышлары макталырлык. Һәр елны район күләмендә үткәрелүче ярминкәләрдә алар җитештергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне яратып алалар. Район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылучы мәктәп яны участоклары бәйгесендә дә югары бәя бирелә әлеге мәктәпкә. Өченче ел - өченче урынга ия булсалар, узган ел исә икенче урын Юлсубинога бирелгән. "Быел беренчелеккә ирешергә исәп",-дип елмая Рәмзия Сәлахиева.
Тагын шунысы да бар, быел, ел укытучысы кысаларында, сыйныф җитәкчеләренең һөнәри конкурсында катнашып өченче урынга лаек булган ул. Монысы инде янәдән аның нәтиҗәле эшен дәлилләүче олы мәртәбә.
Камиллеккә чикләр юк. Уңышларыгыз тагын да күп булсын диясе килә. Кара тактага акбур белән язылган һәр мәсьәлә дә чишелешен тапсын, укучыларга бәхет-шатлыгын ирештерсен.
Фәрвәз Каюмова.

Нет комментариев