Яңа Арыш авылында бәйрәм күңелле үтте.
Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан "Үтә гомер аккан сулар кебек, ә күңел һич туймый яшьлектән" дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичә авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов һәм "Иман нуры" мәчетенең имам-хатыйбы Фәрит Хөснетдиновның тәбрикләве белән башланып китте. Котлаулардан соң өлкәннәребез бәйрәмне иганәче - Илдар Имамев, "Азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Рәис Гафуров ярдәме белән оештырылган мул чәй табыны артында дәвам иттеләр. Соңыннан авыл үзешчәннәре катнашыда концерт куелды. Бигрәк тә кунаклар авылыбызның атказанган механизаторы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, авыл халкының яраткан жырчысы, баянчысы, "Балкыш" фестивале лауреаты- Үзбәк Мусинның, Шамил Гатауллинның, Рәшит Вәлиевның чыгышларын үз итеп, яратып карадылар. Кунаклар табын артында рәхәтләнеп сөйләшеп, үткәннәрне искә алып, җырлап , күңел ачып утырдылар.
.jpg)







Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.
Нет комментариев